Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Бәркәтә мәктәбе укучылары 12 центнер көл җыйганнар

Без бу хакта язган идек

55 ел элек

Ильич исемендәге колхозның машина паркы яңа СК-4 комбайны һәм ДТ-75 тракторына баеды. Тракторны тәҗрибәле механизатор В. Михайловка бирделәр.

“Ленин юлында” – 4 гыйнвар, 1969 ел.

Тукай исемендәге колхоздан Әхмәтҗановлар гаиләсенә шикәр һәм азык чөгендере иккән өчен 624 сум акча бирелде. Алар әлеге акчага шунда ук мотоцикл сатып алдылар.

“Ленин юлында” – 4 гыйнвар, 1969 ел.

Бәркәтә урта мәктәбе укучылары Әсхәт Гафиятов һәм Сабит Халиков кышкы каникул көннәрендә туган колхозларына ярдәм итәргә булганнар. Алар колхоз складына 12 центнер көл һәм 9 центнер кош тизәге тапшырдылар.

“Ленин юлында” – 10 гыйнвар, 1969 ел.

Бәркәтә урта мәктәбе укучысы Әнәс Кәримов 30 тиенлек лоторея билетына 250 сумлык суыткыч отты.

“Ленин юлында” – 11 гыйнвар, 1969 ел.

Татар авылында – мордва концерты. Күптән түгел Мордва Афонькәсе авылының егермеләп үзешчәне Югары Чегодай авылы халкын концерт белән сөендерде. Сәхнәдә мордва һәм рус телләрендә җырлар яңгырады. Тиздән исә Мордва Афонькәсе тамашачылары татар егетләре һәм кызларының чыгышларын караячак.

“Ленин юлында” –24 гыйнвар, 1969 ел.

50 ел элек

“Күптән түгел 27 сум акчамны югалткан идем. Аны колхозның алдынгы комбайнчысы Салих Вафин табып, бу хакта колхоз радиосы аша халыкка хәбәр иттерә. Акчам табылганга бик шатландым. Иптәш Вафин үзенең намуслы һәм чын совет кешесе икәнлеген күрсәтте”.       И. Минһаҗев, Тукай исемендәге колхоз пенсионеры.

“Ленин юлында” – 5 гыйнвар, 1974 ел.

Чапаев исемендәге колхозның трактор бригадасы Николай Павлович Осипов (Иске Котыш) 1973 ел Бөтенсоюз социалистик ярышында ирешкән уңышлары өчен югары бүләккә – Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек булды.

“Ленин юлында” – 13 гыйнвар, 1974 ел.

XXII партсъезд исемендәге колхоз шоферы Таныш Нуретдинов ГАЗ-53 автомашинасы белән узган елда 99565 тонна-километр эш башкарды. Колхоз шоферлары арасында беренче урынны алган колхозчы кул сәгате белән бүләкләнде. Шундый ук бүләккә тракторчылар арасында беренче, һәм икенче урын алган коммунист Шәрип Миңлегулов белән Р. Ибраһимов, III комплекслы бригада бригадиры В. Петровлар да лаек булдылар.

“Ленин юлында” – 12 гыйнвар, 1974 ел.

“Красный Октябрь” колхозында язгы чәчү алдыннан карабодай орлыгын эшкәртү, шулай ук чәчүлекләрне өстәмә тукландыру өчен көл җыйнау оештырылды. Бу эштә колхозчы М. Мишарин өлгерлек күрсәтә. Ул берүзе генә дә 60 центнер көл җыйган.

“Ленин юлында” – 30 гыйнвар, 1974 ел.

1974 елгы 25 гыйнварында озакка сузылган авырудан соң ТАССР һәм РСФСРның атказанган врачы Иван Гурьевич Силантьев вафат булды. Татарстан АССР, Куйбышев районнының Кокрять авылында туган Бөек Ватан сугышы ветераны 1946 елдан 1970 елга кадәр Чирмешән район сәламәтлек бүлеге мөдире, баш врач ярдәмчесе булып эшли, күпкырлы хирурглык эшләре алып бара.

“Ленин юлында” – 30 гыйнвар, 1974 ел.

45 ел элек

Әнәс Искәндәровны 17 номерлы механикалаштырылган күчмә колоннасында хезмәттәшләре алтын куллы механизатор дип йөртәләр. Ул нинди генә эшкә тотынса да, коллектив йөзенә кызыллык китерми. Ул Т-100 тракторына бульдозер тагып, район колхозларына ярдәмгә дә китә.

“Ленин юлында” – 6 гыйнвар, 1979 ел.

40 ел элек

Лашман икмәк пешерү заводында 18 кеше хезмәт куя.

“Ленин юлында” – 14 гыйнвар, 1984 ел.

Яңа Элмәледә яңа бина - культура йорты төзү өчен кирәкле материаллар кайтарыла башлады. Бу объектта эшне Ильич исемендәге колхоз төзүчеләре башкарачак.

“Ленин юлында” – 28 гыйнвар, 1984 ел.

35 ел элек

“Бәркәтәнең байтак өйләре хәзер газ белән җылытыла, газ челтәре башка өйләргә дә барып җитәчәк.

Райондагы башка авылларда да газ челтәре сузу эшенә игътибарны арттырсалар, җитәкчеләр, “Шушма” колхозы председателе Кәрам Әхмәтҗанов шикелле бу бик мөһим эштә алдан йөрсәләр, һичшиксез, газ озак көттермәс, читкә дә ел саен йөзләрчә кеше чыгып китмәс иде”. (Редакциягә килгән хаттан).

“Ленин юлында” – 17 гыйнвар, 1989 ел.

Яңа Кади авылының 3–4 йортында радио сөйләми, чыбыклары искереп, өзелеп төшкән, аларны ялгап куючы юк...

“Ленин юлында” – 18 гыйнвар, 1989 ел.

30 ел элек

Урманасты Үтәмеш авылындагы мәчет төзелешендә авыл халкының өлеше зур. колхоз да булышлык күрсәтә.

“Ленин юлында” – 1 гыйнвар, 1994 ел.

Колхозларның, совхозларның финанс хәле гел авырлаша.

“Ленин юлында” – 5 гыйнвар, 1994 ел.

Узган 1993 елда район авылларында 34,5 һәм Чирмешәндә 9,1 километр озынлыкта газүткәргечләр сузылды. Бүген районыбызда 1964 йорт зәңгәр ягулыктан файдалана.

“Ленин юлында” – 5 гыйнвар, 1994 ел.

Райзагс мәгълүматларына караганда, былтыр 242 пар законлы никахлашкан (2023нең 11 аенда – 45).

“Ленин юлында” – 12 гыйнвар, 1994 ел.

Быел “Ленин юлында” газетасы яңа “Безнең Чирмешән” исеме белән чыга башлаячак.

“Ленин юлында” – 12 гыйнвар, 1994 ел.

Чирмешәндә татар, мөселман зираты булачак.

“Ленин юлында” – 12 гыйнвар, 1994 ел.

Кызыл Чишмә авылындагы колхоз фермасында янгын чыгып, ут иске ферма бинасын һәм 4 баш терлекне юк итте.

“Ленин юлында” – 19 гыйнвар, 1994 ел.

Узган елда районыбызда 303 бала туды (2023нең 11 аенда – 55).

“Ленин юлында” – 22 гыйнвар, 1994 ел.

Район үзәге Чирмешәннең яңа микрорайонында 880 урынга исәпләнгән 11 еллык өч катлы урта мәктәп булачак.

“Ленин юлында” – 29 гыйнвар, 1994 ел.

Газеталарга Марат Гомәров күзәтү ясады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев