Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бу кызыклы

Балта остасы һәм Чирмешән пионеры суга батучыларны коткарганнар

Без бу хакта язган идек

59 ел элек

Бу хәл Туймәт авылы читендәге буада булган. Яр буенда уйнаган балаларның берсе боз өстенә йөгереп керә. Ярдан 2-3 метр ераклыкта боз ватылып, бала суга төшеп китә.

Балалар, моны күреп, кычкырыша башлыйлар. Аларның тавышын колхозның төзелеш бригадасы балта остасы Таһир Хөсәенов ишетеп ала һәм ярдәмгә ашыга. Киемнәре белән ул суга ташлана һәм баланы коткара.

Бәлага таручы биш яшьлек Илдус Нургатин була, хәзер ул исән-сау. Илдусның әти-әнисе Таһирга чын күңелдән рәхмәт әйтәләр.

   “Ленин юлында” – 1966 ел, 3 ноябрь.

Гадәттә тавыклар көз көне йомырка салмый башлый. Ә менә Киров исемендәге колхозда (Утыз Имән) кошчылар Р.Каюмова һәм Р. Гыйниятуллина тавыклары бүген дә “эшли”. 2500 тавыктан алар көн саен 630 данә йомырка җыеп алалар. Ел башыннан кошчылар һәр тавыктан 120-130 йомырка алганнар.

Колхоз йомырка сатуның еллык планын вакытыннан алда 1 ноябрьгә 107,1 процентка үтәгән.

“Ленин юлында” –  1966 ел, 11 ноябрь.

 

Түбән Кәминкәгә почта бүлекчәсе хезмәткәрләре авыл хезмәтчәннәрен 1117 данә газета-журналга яздырган. 1967 елда һәр гаилә 2 газета һәм журнал алдырачак. Язылу планын әлеге бүлек 108 процентка үтәгән.

“Ленин юлында” –1966 ел, 27 ноябрь.

 

58 ел элек

Чирмешәндә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә монумент ачылды. Ул кулына бала тоткан солдат рәвешендә төзелгән.

“Ленин юлында” – 1967 ел, 24 ноябрь.

 

Кармыш авылында һәркем киләсе елга вакытлы матбугатка язылырга омтыла. 138 хуҗалыкның 128е өч-дүрт төрле газета-журналга язылып та куйган. Яңа елдан башлап, һәр йорт “Социалистик Татарстан”, район газетасы, “Татарстан яшьләре”,  “Яшь ленинчы” алачак.

 “Ленин юлында” – 1967 ел 12 ноябрь.

55 ел элек

“Урал” (Кара Чишмә), Киров исемендәге (Утыз Имән), “Татарстан” (Түбән Кәминкә) колхозлары куян үрчетү белән шөгыльләнә башладылар. Бу хуҗалыкларның һәркайсы әлеге хайванны 100әр баш сатып алган, аларны уңайлы урыннарга урнаштырганнар.

“Ленин юлында” –  1970 ел, 4 ноябрь.

Әккәрәй авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә  һәйкәл һәм яңа клуб ачылды.

“Ленин юлында” –  1970 ел, 7 ноябрь.

 

1969 елда районда тикшерелгән сыерларның 4,2 процентында туберкулез чире ачыкланган. Күп кенә колхозларда һәм торак пунктларда бу авыру буенча хәлләр киеренке.

“Ленин юлында” – 1970 ел, 11 ноябрь.

Без Ульяновкадан Яңа Элмәле мәктәбенә укырга йөрибез. Авыллар арасындагы ераклык 10 километр. Икенче смена дәресләре 18-19 сәгатьләрдә тәмамлана. Караңгы вакытта мондый араны җәяү үтү бик уңайсыз. Кышкы салкын көннәрдә ничек укырга йөрербез (редакциягә килгән хаттан).

“Ленин юлында” – 1970 ел, 25 ноябрь.

50 ел элек

Чирмешән урта мәктәбенең 7 А сыйныфы укучысы, пионер Анатолий Кротов елгада батучы бер кешене күреп ала һәм аңа ярдәмгә ташлана. Ул тиз генә бау алып килеп, бозлы судан курыкмыйча, батучы янына шуышып керә. Аның астындагы боз ватыла башлый, әмма Анатолий шуышуын дәвам итә һәм батучыны ярга тартып чыгара.

“Ленин юлында” –1975 ел, 1 ноябрь.

 

Якты Тау авылындагы башлангыч мәктәп бинасы соңгы елларда бик нык тузган иде. Тукай исемендәге колхоз көче белән (Иске Кади) биредә тиз арада белем йортының яңасын төзеделәр. Укучылар яңа уку елында яңа мәктәпнең иркен һәм якты сыйныфларына килделәр, алар төзүчеләргә бик рәхмәтле.

“Ленин юлында” – 1975 ел, 22 ноябрь.

 45 ел элек

“Красный Октябрь” колхозында (Чирмешән авылы) бишьеллыкның соңгы елында зур төзелешләр алып барыла. Быел 16 гаилә колхоз фатирларында өй туйлары үткәрде. Аларда 30 механизатор һәм терлекче яши.

Бүгенге көндә колхозның 58 фатиры бар.

   “Ленин юлында” – 1980 ел, 7 ноябрь.

Төзүчеләр Октябрь бәйрәменә яхшы бүләк ясады: район үзәгендә элемтә узелы бинасы файдалануга тапшырылды. Өч катлы иркен бина заманча таләпләргә нигезләнеп төзелгән.

“Ленин юлында” – 1980 ел, 7 ноябрь.

40 ел элек

Бишьеллыкның соңгы ике елында районда гомуми мәйданы 13500 квадрат метр булган 227 фатир төзелгән. 5 типовой мәктәп,  9 мәктәпкәчә балалар учреждениесе файдалануга тапшырылган. Көнкүреш йорты һәм башка бик күп объектлар төзелгән.

 “Ленин юлында” – 1985 ел, 30 ноябрь.

37 ел элек

Ел башыннан Чирмешән кирпеч заводында 3,5 миллион данә кирпеч җитештерелгән.

“Ленин юлында” – 1988 ел, 6 ноябрь.

Быел октябрь аенда Казанда сырлар республика смотр-конкурсы узды. Чирмешән май-сыр заводының Голландия сыры бу конкурста беренче урын алды.  Бу эштә сыр ясау остасы Н. Проськина, сыр ясаучы Н. Сергеева, сөт кабул итүче Т. Кандрованың хезмәте зур. Смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча чимал цехы хезмәткәрләренә премия бирелде.

 “Ленин юлында” –  1988 ел, 21 ноябрь.

Өч ел эчендә районда 3 мәктәп, 6 балалар бакчасы һәм ясле, 13 медицина профилакториясе, 3901 фатир төзелгән.

“Ленин юлында” – 1988 ел, 25 ноябрь.

27 ел элек

Чирмешән май-сыр заводында һәркөнне уртача 350 килограмм май һәм майсызландырылган сөт про-дукциясе җитештерелә.

 “Безнең Чирмешән” – 1998 ел, 18 ноябрь.

21 ел элек

2 ноябрьдән ипигә һәм сөткә бәяләр артты. Хәзер икмәк заводы сәүдә нокталарына җибәргән I сортлы ипи – 10 сум 10 тиен (9 сум иде), “Дарницкий” – 10 сум 40 тиен (9 сум 10 тиен иде), батон (400 грамм) – 9 сум 80 тиен (8 сум 70 тиен иде), II сортлы икмәк – 7 сум 50 тиен  (7 сум иде) тора.

Сөт 8 сум 97 тиен  (8 сум 58 тиен), 1 литр каймак – 40 сум 41 тиен (38 сум 64 тиен), бер килограмм май 65-75 сумнан сатыла.

Ни кызганыч, хезмәт хакын күтәрү турында хәбәрләр әлегә юк.

 “Безнең Чирмешән”  – 2004 ел, 11 ноябрь.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев