400 сум акча белән юлга чыккан велосипедчының Сочига сәяхәте
34 яшьлек Максим Сибирскийның (бу аның псевдонимы) велосипед белән Абаканнан Сочига баруы хакында социаль челтәрләрдән укыгач, бу кеше белән күрешү теләге уянды. Андый мөмкинлек тә килеп чыкты: 4000 километрга якын юлны узган Максим нәкъ менә Чирмешәндә ялга туктады.
Яңа танышымның бу шундый икенче сәяхәте икән. Алты ел элек ул велосипедта, 2500 километр араны артта калдырып, Мәскәүдән Курганга кайткан.
Сәяхәтче июль уртасында Абаканнан Сочига юл тоткан, аңа барлыгы 6000 чакрым юлны буйсындырырга кирәк.
-Сочида төпләнеп, үз эшемне башларга ниятлим, - диде ул.
Велосипедтчы ниндидер билгеле бер маршрут белән бармый, аның планнары гел үзгәреп тора. Максим ашыкмый, шәһәрләргә, районнарга кереп, истәлекле урыннар белән таныша, кызыклы кешеләр белән аралаша. Абаканда Максимның әнисе калган, ул аңа гел шалтыратып тора, хәлләрен сөйли.
-Татарстанда миңа Әлмәт бик ошады, - диде район кунагы. – Матур, чиста шәһәр һәм минем өчен иң мөһиме – биредә бөтен җирдә велосипедчылар өчен махсус юллар бар. Сездә калкулыклар күп, еш кына юл тауга каршы була, шуңа да тимер атымнан төшеп, җәяү барырга туры килә. Чирмешәндә мәчетләр дә, чиркәүләр дә бар, мин шуңа игътибар иттем, димәк, биредә төрле дин, милләт кешеләре яши.
Тигез җирдә Сибирский көненә 120 километр юл узса, соңгы көннәрдә нибары 40 - 50 километрга гына җыела икән.
Моңа ышануы да кыен - Максим өеннән 400 сум акча белән чыгып киткән. Әйберләре дә күп түгел, үзе белән иң кирәкләләрен генә алган. Акча эшләү мөмкинлеге булса, кире какмый, теләсә нинди эшкә алына. Ул ялгыз сәяхәт итүне кулай күрә, юлдашка җайлашырга кирәк була.
-Юлымда, нигездә, яхшы, кунакчыл кешеләр очрый, - ди әңгәмәдәшем. – Кемдер кунарга чакыра, икенчеләр ашатып булса да җибәрә, кием бирүчеләр, акча күчерүчеләр дә булды. Бу сәяхәткә гади велосипед белән чыгып киттем, сәфәр вакытында танышкан игелекле бер кеше заманча велосипед бүләк итте. Кайбер автомобиль йөртүчеләр туктап, машинага утырырга чакыралар, баш тартам. Минем максат - үземне сынап, дөнья күреп, Сочига велосипед белән барып җитү. Төгәл генә санап барганым булмады, шул юлны узып, мин чама белән 50дән күбрәк гаиләдә тукталганмындыр. Танышлар, дуслар исемлеге көннән-көн арта бара. Сездән ерак түгел Кузай дигән авылга кичә караңгы төшкәч килеп җиттем. Палатканы куяр алдыннан, кибеткә кереп ашамлыклар алырга булдым. Бер ир-ат килеп керде дә: “Мин сине юлда велосипедта күрдем”,- дип, сораша башлады. Кем икәнлегемне аңлаткач, үзенә кунакка чакырды, мине тәмлеләр белән сыйлап, мунчалар кертеп, озатып җибәрде. Менә шундый кешеләр дә бар.
Шулай да Максимга төннәрне палаткада да еш үткәрергә туры килгән. Гел ачык йөз белән дә каршы алмыйлар икән, ләкин андый очракларны аның искә төшерәсе килмәде.
Ул төнлә йөрергә яратмый, аннан соң көне буе педаль әйләндерү дә җиңел түгел, ял да кирәк. Май аенда 91 килограмм авырлыгы булган ир-егет бүген 78 килограммга калган.
-Юлда бик игътибарлы, уяу булырга кирәк, - дип киңәш бирде сәяхәтче. – Сезнең якта юлларда тынычрак, хәрәкәт аз. Миңа зур трассадан да барырга туры килде, анда зур-зур фуралар югары тизлек белән үтеп китәләр, җилләре бәреп ега. Аннан соң күпчелек юллар бик тар, ике полосалы гына.
Үзенең сәяхәте турында Максим социаль челтәрләрдә сөйли, “Яндекс Дзен”да “По России на веле” исемле канал алып бара, “ВКонтакте” “Велопутешествие Абакан – Сочи 2021” дигән бите бар.
-Комментарийлар күп язалар һәм аларның барысы да позитив димәс идем. “Нишләп йөрисең? Нәрсәгә кирәк?” диючеләр дә бар, әмма күпчелек хәерле юл тели, кунакка дәшә, ярдәм тәкъдим итә, - ди әңгәмәдәшем. – Иртәгә сездән Нурлатка китәм, мине анда инде көтеп торалар.
фото автора
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев