Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

2023 елда алданудан сак булыгыз!

Танылган Россия астрологы Павел Глоба алдагы елда илебезне нәрсә көткәнен әйтте. Яңа ел алдыннан ул 2023 елга үзенең фаразлары белән уртаклашты.

Астролог сүзләренә караганда, безне төрле үзгәрешләр белән тулы катлаулы вакыт көтә. Глоба билгеләп үткәнчә, борынгы фарсы астрология календаре буенча киләсе ел — тавис кошы елы булачак. Бу вакыт сайлау вариантларының күплеге белән бәйле. Нәкъ менә 2023 елда сайлауның төрле вариантлары безгә сәясәтчеләр һәм лидерлар тарафыннан тәкъдим ителәчәк.
"Мондый вакытта кешеләргә еш кына алдану хас һәм безнең күбебез тоталь алдау һәм манипуляцияләр корбаны булырга мөмкин", - дип кисәтә Глоба.
Астролог яңа астрологик ел 1 гыйнварда түгел, ә язгы тигезлек вакытында - ягъни 21 мартта башланырга тиеш, дип аңлата. Шуңа карамастан, 1 гыйнвардан соң кешеләр 2023 елның яңа хакиме - кояш йогынтысын торган саен күбрәк тоя башлаячаклар.
"2023 ел дәвамында якты күңелле һәм җаваплы кешеләргә ихтыяҗ булачак, андый шәхесләр үз үрнәкләре белән героизм, батырлык һәм какшамас булу кебек сыйфатларны уятырга сәләтле", - дип ассызыклый Глоба.
"2023 елда үткәннәрнең батырлык сценарие яңарачак, бу замана лидерларына үз-үзләрен тоту өчен үрнәк булачак. Димәк, дөнья язмышы һәм хәрби конфликтлар барышы якты, харизматик һәм талантлы җитәкчеләргә бәйле булачак. Алар белән уңыш киләчәк, сугыш кырында әле җиңү дә көтелә", - дип өсти ул.
Россиянең киләчәгенә килгәндә, Глоба илнең милләтчелек һәм фашист идеологиясе рәвешендәге явызлыкны җиңүен фаразлый. Катаклизмнар башланырга мөмкин булган иң кискен һәм мөһим айлар — март, апрель, июль һәм ноябрь булачак.
"Планеталар киләсе елда халыкчанлык һәм коллективизм чәчәк атуын күрсәтә. Хөкүмәтнең гади халыкның матди яктан баерга һәм кешечә яшәргә теләген канәгатьләндерү ихтималы зур. Әмма уяулыкны югалтырга кирәкми - 2023 елда безне алдарга тырышачаклар", - дип йомгаклый астролог.

Чыганак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев