Ульяновкадан Николай Муллин дүрт сугышта катнашкан фронтовик
Бөек Җиңү бездән ерагайган саен, бөтендөнья илләре куркып торган дошманны халкыбыз ничек, кемнәр җиңә алды икән дигән сорау кискенрәк туа. Сүзем шуларның берсе – гадәти булмаган язмышлы каһарман авылдашым хакында.
Николай Иванович Муллин 1919 елда Ульяновка авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Ул кече яшьтән үк хезмәткә өйрәнеп үсә, колхозда эшли, әти-әнисенә булыша, авыл мәктәбендә 4 класс белем ала. Николайны 1937 елда Кызыл Армия сафларына алалар һәм Ерак көнчыгышка җибәрәләр. Бу вакытта Халхин-Гол елгасында япон гаскәрләре белән хәрби бәрелешләр башлана. Ул әлеге сугышларда батырлык күрсәтеп көрәшә.
Ике елдан соң, 1939 елда аларның хәрби частен Карелиягә күчерәләр, анда – совет-фин сугышы. Авылдашыбыз берничә тапкыр яралана, госпитальләрдә дәвалана, аякка баскач, аны чик буе гаскәрләренә хезмәт итәргә билгелиләр. Николай Иванович хезмәт иткән чик буе заставасы Көнбатыш Белоруссиядә, Брест крепосте янындарак була.
Бөек Ватан сугышы иртәнге 4тә башлана. Кызыл Армия белән чигенә-чигенә, чик сакчылары да немецларга даими каршы торалар...
Николай Муллин 1941нең декабрендә Мәскәү янындагы сугышларда да катнаша. 1942 елда авыр яраланып, бер күзсез кала. Алай да аны армиядән җибәрмиләр. Николай Иванович сугышны инде артиллерия дивизионы составында дәвам итә, данлыклы Зеел биеклеген алу һөҗүмендә катнаша. Аның сөйләве буенча, Одер аша берничә часть кенә күчеп өлгерә, алар немецларның бертуктаусыз утына каршы торалар. Тәүлек буе пычракта, бозлы суда ятарга туры килә.
Күпне күргән батыр авылдаш Бөек Ватан сугышын Берлинны штурмлап тәмамлый. Аннан соң, ул хезмәт иткән хәрби частьне Ерак Көнчыгышка озаталар. Анда исә милитаристик Япония белән сугыш кыза. Шулай итеп Николай Иванович дүрт сугышта батырларча көрәшә. Аны 1947 елда гына демобилизациялиләр. Ул Кызыл Армиядә 10 ел хезмәт иткән. Туган авылына кайткач, фронтовик өйләнә, хатыны белән ике кыз үстерәләр, укыталар.
Николай Иванович сугышның бар михнәтен, әчесен-төчесен кичергән, шундый авылдашларым кебек түземле, курку белмәс батырлар Җиңүне яулаган да инде.
Николай Иванов.
Ульяновка авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев