Павел Цаплинның Канадада яшәүче оныгы Мордва Афонькәсенә кайтырга хыяллана
Советлар Союзы Герое Павел Цаплинның оныгы Надежда безнең мемориаль үзәк хезмәткәрләре белән элемтәгә чыккан.
Бүген ул Канадада яши, танылган бабасы тормышы белән бик кызыксына һәм киләчәктә аның кече ватанында булып китәргә хыяллана.
-Павел Алексеевич Цаплин 1906 елда Мордва Афонькәсе авылында туган. 1921 елны аның әти-әнисе ачлыктан үләләр һәм алар туганнар каберлегендә җирләнә, - дип сөйли мемориаль үзәк директоры Валентина Захарова. – Шуннан соң Павелны һәм аның ике туганын балалар йортына алып китеп урнаштыралар. Билгеле булганча, ул туган авылына бүтән беркайчан да кайтмаган.
Павел Цаплин 1923 елда ул үз теләге белән Кызыл Армия сафларына китә. Аннан соң Тула хәрби-пехота мәктәбен һәм Ленинград бронетанк курсларын тәмамлый. 1936 елда аны Испаниягә җибәрәләр. Теруэль шәһәре өчен барган сугышта батырлык күрсәтә. Хәрәкәтсез калган танкыннан 8 сәгать дәвамында дошман белән көрәшә. Харам елгасы янындагы бәрелештә, танкы сафтан чыгарылгач, шәхси коралыннан атыша. Якташыбыз шунда каты яралана һәм бераздан вафат була. Аны Арчен шәһәренең хәрби зиратында җирлиләр.
СССР Үзәк Башкарма Комитетының 1937 елның 27 июнендәге карары белән Советлар Союзының оборона куәтен ныгыту буенча Хөкүмәтнең махсус йөкләмәләрен үрнәк итеп үтәгәне һәм бу эштә күрсәткән батырлыгы өчен капитан Цаплин Павел Алексеевичка үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул – Татарстанның беренче Советлар Союзы Герое.
- Геройның яшь хатыны һәм кызы кала. Аларның әүвәл Мәскәүдә яшәгәннәре мәгълүм, ләкин шуннан соң Цаплинның гаиләсен эзләүчеләр күп булса да, алар белән элемтәгә чыга алмадылар. Бер елны авылдашлары хәтта “Жди меня” программасына да мөрәҗәгать иткәннәр иде, ләкин файдасы булмады, - дип дәвам итте сүзен Валентина Витальевна. –Күп еллар элек Николай Сергеевич Фролов Арчен шәһәреннән Геройның үлеме турындагы таныклык күчермәсен сорап кайтарта алды. Анда Павел Алексеевичның фамилиясе “Чаплин” дип язылган.
Һәм менә күпме еллар узгач, каһарман якташыбызның туганнары табылган. Цаплинның кызы Эмилия дә исән-сау, бүген шулай ук Канадада яши. Оныкчыгы Надежда әйтүенчә, аларның гаиләсендә легендар бабаларының фотолары кадерле мирас булып саклана. Ул аларны мемориаль үзәк хезмәткәрләренә дә җибәргән. 2026 нчы елда Павел Цаплинның тууыа 120 ел була. Оныгы әлеге юбилейны бабасының туган авылында каршы алырга хыяллана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев