Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Лашман сугышчысының гомерен күкрәгендәге медале саклап калган

Лашман авылы фронтовигы Вагиз Талиповның сугыш турындагы уникаль язмасы балаларында сакланган

“Бәйрәмне шомлы көннәр алмаштырды”

“Мин, Талипов Вагиз Талип улы, Лашман авылы егете.

1941 елның июнь аенда без ел да көтеп алган район Сабан туе көне килеп җитте. Барыбызда да  – иртәрәк тору, шушы бәйрәмгә бару теләге. Сабан туе элек Беренче Май районы Чирмешән авылы артындагы әрәмәлектә була иде. Анда барып, сыбызгы, көнбагыш алулар, квас эчүләр... Сабан туе башланды: көрәш, йөрешләр, ат чабышлары. Көне матур, кояш кыздыра, арлы-бирле йөреп вакыт уздыргач, төш вакыты җитәр алдыннан радио аша – тетрәндергеч хәбәр. Немец дустыбыз фашистка әйләнгән: 22 июньдә, иртәнге сәгать 4тә туган илебезгә басып кергән. Сабан туендагы халыкның күңел ачулары, биюләре дәртле көнгә әйләнде. Шулай итеп без дә атларны җигеп, авылга кайтырга чыктык.

Авылга кайтып җиттек. Йортларыбызга таралыштык.

Өйдә хәбәрне белгәннәр иде инде. Алдан кайтучылар әйткәннәр. Дәртле, шомлы көннәр тотынды. Икенче көнне әтиләребезне, абыйларыбызны һәр көнне Чирмешән военкоматына озатулар башланды. Калган картлар, хатын-кызлар, яшүсмерләр бик ныклап колхоз кырларында эшләргә, урып-җыюга керештеләр. Һәр көнне абыйлар, атларга төялеп, авыл аша районга военкоматка китә тордылар.

Урып-җыю тәмам. Көз килеп җитте.

Җиде егет, җиде язмыш

Декабрь ае. Хатын-кызларны, өйдә калган абый-бабайларны, картларны Тархан районына (Тәтештә) җибәрделәр. Хатын-кызлар – окоп казырга, ирләрне, без –яшүсмерләрне окопка землянкалар бурау өчен ат белән бура ташу өчен җибәрделәр. Мин ул кышта Тарханга бару “бәхетенә” ике мәртәбә ирештем. Язын, сулар эрегәнче, бозлар ярылганчы кайтып җиттек.

1942 елның 26 апрелендә колхозда язгы чәчүгә әзерлекне тикшерү көне. Бригадир итеп Кашапова Сараны куйганнар иде. Миңа сабанга чыгу насыйп булмады, чөнки көннәр пычрак иде. Көтеп торган көнебез – Совет армиясенә китәргә дигән повестканы – 29 апрельдә китерделәр.

1942 елның 1 маенда Лашман авылын, газиз әти-әнине, туганнарны калдырып, туган илне явыз дошманнан сакларга, чистартырга киттек.

1. Вагиз Талипов

2. Идрис Мөхәммәтшин

3. Якуп Кашапов

4. Вагиз Шәйхетдинов

5. Гариф Фатыхов

6. Галимҗан Гыйматдинов

7. Вәлиәхмәт Нуретдинов

Фронт юллары

Гаять авыр, ләкин изге язмыш, азатлык солдаты язмышы. Чистайга алып киттеләр. Бер-ике көннән пристаньга алып төштеләр. Анда  бер-ике көннән соң халык җыелып бетте. Пароход өчен беренче су юллары ачылган вакыт. Пароходка бүрәнәләр килеп бәрелә. Куркабыз, пароходтан суга сикерергәдер, дип куркыштык. Безне Голян пристанена алып барып җиткерделәр. Голянга менәргә шактый ара. Аркада үзебез буйлык капчыклар. Аяктагы ботинкалар аякны кыра. Беренче йөрү бик нужалы булды. Ижевскида өйрәнү үттек. Аннан Смоленск юнәлешенә сугыш кырына киттек, мине стрелковый полкка минометчы итеп алдылар. Смоленскины алгач, “Батырлык өчен” (“За отвагу”) медале белән бүләкләндем. 1943 елда шушы медальгә пуля тиеп, бүләгем мине үлемнән алып калды. 1943 елның 20 апрельдә Псков өлкәсе Великие Луки шәһәрен алганда Дан ордены тапшырдылар. Шул ук җәйдә I дәрәҗә Ватан сугышы ордены бирделәр һәм комсомолга кердем.

Командир отделения булып та, ручной пулеметта да булдым, наводчик та булып йөрдем. Сугышчылар кайсы яралана, кайсы үлә. Солдатлар кимү сәбәпле, соңыннан рядовой иптәшем белән икәү калдык. Ул иптәшем үлде, башына пуля тиде. Мин яраландым. Аягыма пуля тиеп җәрәхәтләнде, госпитальгә салдылар. Аннан гангрена башлангач, аягыңны кисәбез, диделәр. Бу 1944 елның 25 ноябре иде. Латвиянең Матава шәһәре тирәсендә, хәзерге Тарту шәһәре. Яшьлегемнең иң матур мизгелләре, исәнлегем шушы ватанны саклау бурычын үтәгәндә калды.

Бу еллар онытылмасын

1946 елның 9 гыйнварында госпитальдән чыгып, туган авылыма кайттым. Сугыштан кайткач “Үрнәк” колхозында счетчик булып эшләдем.

1948 елда Казанга киттем, аяк киеме тегү остасына укыта торган училищега. 1951 елда укуымны тәмамлап кайттым. Лашман авылына эшкә билгеләделәр. 30 елга якын халыкка хезмәт иттем. Мин төзәтеп биргән аяк киемнәрен халык рәхмәтен әйтеп киде.

1952 елда Шәйхетдинов Вагизның сеңелесе Миннур белән гаилә кордык. Алты кыз һәм бер ул үстердек. Бүгенге көндә барысы да гаиләлеләр, исән-саулар. 20 онык сөябез. Бу язманы балаларыма һәм оныкларыма истәлек булсын дип яздым. Алар бу авыр елларны онытмасын өчен. Дөньялар тыныч булсын!”.

Әти белән әни 50 ел бергә гомер иттеләр. Әтиебез 2002 елның 26 ноябрендә вафат булды. Аның истәлекләре рухына дога булып барып ирешсен.

Кызы Сания Гайнуллина.

(Лашман-Чирмешән)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев