Иске Үтәмештән очучы истребитель Берлинны алуда катнашкан
Бөек Ватан сугышында чирмешәнлеләр күкне дә үз итә: Күтәмәдән С.П.Аркаев, Иске Үтәмештән М.Г.Вәлиуллин, Кармыштан Г.С.Сафиуллин очучы истребитель булып хезмәт иткәннәр.
Мөхтәсиб Газыйм улы Вәлиуллин 1911 елның маенда Иске Үтәмештә гап-гади гаиләдә туса да, тумыштан тәвәкәллелеге белән аерылып торган, һәрнәрсә белән кызыксынучан кыю егет була. Ул 1932 елның 22 октябрендә армиягә китә. Финляндия белән булган сугышта катнашып чыныгу һәм хәрби осталык туплый. Бөек Ватан сугышына якташыбыз хәрби белем алып, кече лейтенант чинында керә. Хезмәттәшләре арасында да, сугышчан бурычын үтәгәндә дә ул батырлыгы белән аерылып тора. Гвардия майоры Мөхтәсиб Вәлиулинның уннан артык сугышчан бүләкләре арасында 1943нең августында бүләкләнгән Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм күпсанлы сугышчан медальләре бар.
Мөхтәсиб Газыйм улы ерак араларга (самолеты дального действия) оча торган самолетларда очып, туган илебезне, шулай ук Европаны фашизмнан азат итеп, Берлинны алуда катнаша һәм авыр яралана – контузияләнә. Бик кызганыч, 1946 елда аны хәрби-медицина комиссиясе сәламәтлеге буенча очарга яраксыз дип таба.
Туган авылына кайтып урнашкач та ул авыл советы рәисе була, җиләк-җимеш бакчасы утырта. Укытучы кызга өйләнеп гаилә кора.
Легендар якташыбыз гаиләсе белән Менделеевскига күченеп китә һәм анда да актив тормыш алып бара, сугыштан соңгы авыр тормышны торгызуда үзеннән зур өлеш кертә. Ләкин сугышта алган авыр яралар якташыбызны 1977 елда, 65 яшендә арабыздан алып китә.
Без үзебезнең арыслан йөрәкле бөркетләребезне олы хөрмәт белән искә алырга тиешбез.
Сиринь Зиннурова.
Иске Үтәмеш – Чирмешән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев