“Җиңү уты” Иске Котыш белән Иске Кадига килеп җитте
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын үткәрү кысаларында 1 нче апрель көнне Чирмешәндә старт алган “Җиңү уты” эстафетасы бүген инде районыбызның күпчелек авылларында булды.
Иртәгә аны Иске Котыш һәм Иске Кади авыл җирлекләрендә, киләсе атнада Яңа Элмәле авыл җирлегендә кабул итәчәкләр.
- Әлеге авылларда да митинг, Батырлык дәресләре үтәчәк, - диде проект авторы Альмир Жораев. - Һәм һәрбер җирлектә без Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатынының хәлен белеп, аңа район яшьләре исеменнән бүләк тә тапшырабыз. 7 майдан башлап, “Җиңү уты” эстафетасы белән бәйле чаралар район үзәгендә дә узачак.
Альмир Жораев фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев