Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүче Ркыя әбигә юбилей медале тапшырдылар

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медален тапшыру тантанасы булды.

Бу бүләккә хөрмәтле тыл ветераны Ркыя Сәгыйр кызы Хисаметдинова ия булды, ул сугыш елларында үзенең хезмәте һәм фидакарьлеге белән Бөек Җиңүне якынайтуга зур өлеш керткән.

Ветеранны район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова да котлады. Аның әйтүенчә, тыл ветераннары хезмәте — илебез тарихының аерылгысыз өлеше, ә аларның батырлыгы һәм ныклыгы яшь буын өчен үрнәк булып тора.

Ветеранга медаль, таныклык, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев