Бөек Ватан сугышында Лашманнан 335 авылдаш катнашкан
Кулымда - “Хәтер” китабы. Ул 1997 елда Президент М.Ш.Шәймиев Указы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә нәшер ителә. Бу хезмәт – 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатлар һәм офицерлар истәлегенә багышлана, аларның батырлыгына олы ихтирам билгесе.
Анда Ватан азатлыгы өчен дошманга каршы көрәштә вакытсыз гомерләре өзелгән Чирмешән районының 5196 ул һәм кызларының исемнәре теркәлгән. Бу язма алар рухына изге дога булып ирешсен иде.
****
Бөек Ватан сугышы 1941нең 22 июнендә, Чирмешәндә Сабан туе булырга тиешле көнне башлана. Аның тәүге көннәрендә үк беренче категория резервистлар фронтка алына.
Халыкара хәл киеренке булу сәбәпле, Лашман авылындагы “Бүләк” колхозыннан иң яхшы атларны 1940 елда ук армиягә озаталар. Колхозның ике ГАЗ-АА маркалы йөк автомобилен дә шоферлары Хәниф Гатин һәм Гаяз Газизов фронтка үзләре белән алып китәләр. Гаяз абый Газизов 1943 елның 14 октябрендә һәлак була һәм Белоруссиянең Могилев өлкәсе Горец районы, Конгресс авылында мәңгегә ятып кала. Хәниф абый Гатин сугыштан исән-имин кайтып, илгә-көнгә лаеклы тугыз бала үстерә, сугыштан соң илне торгызуда зур өлеш кертә.
Ә шулай да баштагы чорда халык сугыш озак бармас дигән өмет белән яши. Ерак Көнчыгышта японнар белән бәрелеш тә, 1939 елда Көнбатыш Украина белән Көнбатыш Белоруссияне азат итү дә, Финляндия белән сугыш та озак бармый бит. Ләкин хәл башкача килеп чыга, безнең гаскәрләр зур югалтулар белән чигенү хурлыгын кичерә-кичерә сугышуны дәвам итәләр. Авылга инде беренче “кара кайгы” хәбәрләре дә килә башлый. Минсабир Нургата улы Нургатин 1941 елның августында, Сөләйман Сәлах улы Гарифуллин 1942нең апрелендә, Әбрар Гата улы Гатауллин 1941нең ноябрендә, Гата Җамалетдин улы Җамалетдинов 1941нең декабрендә, Имам Зыятдин улы Зыятдинов 1941 елның 29 августында ук һәлак булалар. 1942 нче елда икенче категория резервистлар, 1924 нче елгы, унҗидесен тутырган егетләр фронтка алыналар. Алардан хатын-кызлар да калышмый. Районнан - 104, ә Лашманнан өчәү алар: Фәрбизә Шарапова-Абзалова, Зәйтүнә Хәлиуллина һәм Задә Мөхибуллиналар үзләре гариза язып, фронтка китәргә теләк белдерәләр. Шөкер өчесе дә җиңү белән исән-имин кайталар.
1943 нче елда өченче категория резервистларга, 1925 нче елда туганнарга чират җитә. Колхоз эшләре дә бик аяныч. Атлар ябык. Кыр эшләре тулысынча картлар, хатын-кызлар һәм яшүсмерләр җилкәсендә. Халык ачлыктан интегә, ләкин сер бирмиләр. Колхоздагысын да, бакчада үстерелгән бәрәңгесен дә, ит, йомыркасын да налог дип фронтка озаталар. Авыл шул рәвешле көн күрә. Ул арада 1926-1927 нче елгыларга чират җитә.
Сугыш барышында Лашманнан 335 кеше фронтка китә, ә Бөек Җиңү көнен күрү 162сенә генә насыйп була. Абзаловлардан алты бертуган фронтка китә һәм алтысы да туган илен саклап һәлак була. Иң өлкәне Габдулла Абзал улы Абзаловны 1942 елның 9 сентябрендә гомере өзелә. Ул Воронеж өлкәсенең Лиски районы Сторожевое авылында җирләнә. 1908 елгы Барый, 1910 елгы Минач, 1913 елгы Габдерәхим, 1917 елгы Вәгыйз хәбәрсез югалганнар. Абзаловларның төпчеге Әгъзам 1945нең 11 февралендә һәлак була. Шулай итеп ул да үзе азат иткән Калининград өлкәсендә башын сала. Күпме батыр солдатларыбыз рәхимсез канкоешта һәлак булып, аларның җирләнгән урыннары бүген дә билгеле түгел.
Нәгыйм Гата улы Гатин, Сәлих Җиһангир улы Җиһангиров, Мәслах Морадыйм улы Морадыймов, Газиз Мөшәррәп улы Мөшәррәпов, Сафа Нурулла улы Нуруллин һәм башка йөзләгән солдат, лейтенант Сибгат Назыйр улы Миннебаев, гвардия өлкән лейтенанты Таһир Касыйм улы Кәримовның каберләре билгеле түгел.
Өлкән лейтенант Газиз Шәрифулла улы Шәрифуллин да 1942нең гыйнварында аяусыз көрәштә һәлак булып, Новгород өлкәсенең Демянск районы Большое Шанево авылында җирләнә.
Мемориаль үзәктә 1943 елда Донбассны азат иткәндә батырларча һәлак булган авылдашыбыз Ибраһим Нургата улы Гарифуллинның солдат медальоны куелган.
Дүрт елга сузылган тәмуг эченнән, күкрәкләрен орден-медальләр белән бизәп, Лашманга бер-бер артлы 162 солдат кайта. Кайталар һәм илне, авылны торгызу эшенә керешәләр. Сталинград, Курск дугасы, Яссы-Кишинев операцияләрендә катнашкан, Варшава һәм Берлин өчен барган көрәшләрдә сугышкан Хәйрулла Хәмидуллин II-III дәрәҗә Дан орденнарына лаек була. Укытучым Ибраһим абый Гатин, Госман абый Гайнетдинов, Габдулла абый Нуруллин, Закир абый Гаффаров һәм Вәгыйз абый Талипов III дәрәҗә Дан ордены ияләре.
Бөек Ватан сугышы ветераннары һәркайсы авылда фидакарь хезмәт үрнәге күрсәтеп эшләделәр һәм яшәделәр. Сугыштан соң да әле тормыш шактый авыр булса да, өй тутырып үзләре кебек асыл балалар тәрбияләп үстерделәр. Һәркайсыбызга һәряклап үрнәк була белделәр.
Гомер үтә. Бик кызганыч, туган авылым Лашманда Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршыларга бер генә сугыш ветераны да калмады. Габдулла абый Мөхәммәтшин, соңгы ветеран, өч ел элек дөнья куйды.
Сез киттегез, ә батырлыгыгыз мәңгелеккә җирдә калды.
Сиринь Зиннурова,
ветеран укытучы.
(Лашман-Чирмешән).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев