Бөек Җиңүнең 80 еллыгын Чирмешәндә дә колачлы итеп үткәрделәр
8 май көнне хәтер тантаналары авылларда, ә бүген район үзәгендә оештырылды. Бәйрәм чараларында меңнәрчә кеше катнашты. Араларында газиз әтиләрен, абый-энеләрен, кыз туганнарын, ирләрен югалтканнар да шактый. Миллионлаган кешеләрнең гомерләрен өзгән хәсрәтле сугыш ачысын халкыбыз бүген дә онытмый. Әле кайчан гына Җиңү бәйрәмендә дистәләп Бөек Ватан сугышы ветераны катнаша иде. Ни кызганыч, бүген районыбыздан утны-суны кичкән фронтовиклар барысы да мәрхүмнәр.
Җиңүне якынайту өчен...
Чирмешән районыннан Бөек Ватан сугышы фронтларына, хезмәт армиясенә, торф чыгару эшләренә 19852 кеше мобилизацияләнә. 8534 якташыбызга гаиләләре, туганнары янына кайтырга насыйп булмый. Райондагы 120 гаилә сугышта өчәр, хәтта алты якын кешесен югалта. Сугыштан кайтмаганнарның бары 2097сенең генә һәлак булуы турында рәсми извещениеләре бар, калганнары “хәбәрсез югалган” дип санала. Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгы (МГБ) мәгълүматлары буенча, 687 чирмешәнле әсирлектә булган.
Фронтларда районнан 104 хатын-кыз катнашкан, сигезесе яу кырында башын салган.
Без алар каршында баш иябез һәм фронтовикларны горурлык белән искә алабыз.
Хәтер мәңгелек
Сәгать 10да район үзәгенең Совет урамында, Азатлык сугышчысы һәйкәле янәшәсендә тантаналы митинг башланды. Район башлыгы Рамил Айбатов Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тәбрикләүләр ирештерде, каһарманнарыбызны искә алды.
Рамил Тәлгать улы һәм Чирмешән һәм Аксубай районнары комиссары Рушан Даутов хәрби операция зонасында һәлак булган яки хәзер дә батырларча көрәшүче якташларыбызга, аларның гаиләләренә орденнар һәм медальләр тапшырдылар. РФ Президенты Указы белән Айрат Равил улы Гайниев, Михаил Васильевич Дыренков, Рәнис Рәшит улы Дәүләтшин, Александр Николаевич Доброезжев, Михаил Александрович Пырков, Марат Ринат улы Гафаров, Владислав Юрьевич Семкичев, Вячеслав Борисович Исанин, Анатолий Николаевич Ефремов Батырлык ордены белән (үлгәннән соң) бүләкләнделәр. Дәүләт бүләкләрен мәрхүм якташларыбызның әти-әниләренә бирделәр. Бүген Әккәрәйдән рядовой Андрей Владимирович Малиновка Батырлык ордены үзенә тапшырылды. Лашманнан Айнур Ринатович Салахов “Батырлык өчен” медале иясе булды.
Ихлас котлаулар
Казаннан килгән кунак – Федераль казначылык департаментының ТР буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов чирмешәнлеләргә Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның Җиңү бәйрәме уңаеннан котлавын ирештерде. Митингта Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Рушан Даутов, районыбызның дини руханилары, Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучысы Данил Гарифуллин чыгыш ясады. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә Мәңгелек ут, Азатлык сугышчысы һәйкәле түрләренә, Геройлар Аллеясына чәчәкләр, веноклар куелды. Һәр оешма ел саен бу изге эшне чын күңелдән, батыр якташларыбызны хөрмәтләп башкара. Мәрхүм-мәрхүмәләрнең рухлары сөенсен!
Фотосурәтләрдә – сугыш юлын үтүчеләр
Җиңү бәйрәме көнне район мәдәният йортында район газетасы редакциясе һәм мемориаль үзәк хезмәткәрләре оештырган “Мин сугыш юлын үттем” исемле фотокүргәзмә эшләде. Бирегә килгән кунаклар сугыш юлларын үткән якташларыбызның фоторәсемнәрен карап хатирәләрен яңарттылар. Күргәзмәдә иллеләп истәлекле фото урын алды.
- Фотода әбиемнең бертуган абыйсын, мәрхүм Дмитрий Степанович Долгополовны күреп сөендем. Бабай сугышта танкист булып хезмәт иткән, Дан ордены кавалеры иде. Мин аның белән бик горурланам. Бүген аларны искә ала торган көн, - диде Чирмешәннән Михаил Борисов.
Чемоданда ниләр бар?
Бу көнне райондашларга һәм кунакларга үткәннәргә кайту мөмкинлеге булды. Яшьләр мәйданчыгының бер почмагында “Чемодандагы музей” күргәзмәсе эшләде. Район үзәк китапханәсе тарихи сигез чемодан тәкъдим итте. Сугышчы, шәфкать туташы, разведчик, политрук, сугышчы әнисе, хатыны, тыл хезмәткәре, ботка пешерүче чемоданнарындагы әйберләрне балалар да, өлкән буын да бик кызыксынып карады. Хәтер китабында бик күпләр үзләренең теләкләрен калдырды.
Алар көттереп “кайттылар”
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм иткән көнне тагын егерме якташыбыз туган ягына “кайтты”. Район үзәк китапханәсендә узган чарада Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган дип исәпләнгәннәрнең балаларына, оныкларына, туганнарына извещениелар тапшырдылар.
Итле “Солдат боткасы”
Һәр елдагы кебек район үзәгендә “Солдат боткасы” кыр кухнясы да эшләп торды. Чирмешән аграр техникумы әзерләгән тушенкалы карабодай боткасыннан авыз итүчеләр дә күп булды. Ботка әзерләү өчен 36 килограмм карабодай, 21 банка ит тушенкасы кулланылган.
Хезмәтегезгә – хөрмәт
Бүген районда 45 тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган 17 хатын-кыз яши.
69 Бөек Ватан сугышы ветеранына һәм вафат булган биш ветеранның гаиләләренә “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы” медале һәм район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән азык-төлек пакетлары тапшырдылар.
Шулай ук Җиңү бәйрәме уңаеннан Республика Рәисенең котлау открыткаларына һәм азык-төлек җыелмасына 64 якташыбыз ия.
Тыл хезмәтчәннәре, ветераннарның тол калган хатыннары 10шар мең сум күләмендә акчалата бүләк алды.
Габделхак бабай соңгы фронтовик иде
Узган елның октябрь аенда районыбыздан соңгы Бөек Ватан сугышы ветераны, Югары Чегодайдан Габделхак Җиһаншин белән хушлаштык, аңа 98 яшь иде.
Габделхак Җиһаншин 1943 елда 18 яшендә фронтка киткән, сугышта һәм хәрби хезмәттә 7 ел да 3 ай булган. Мәрхүм якташыбыз Дан ордены һәм “Батырлык өчен” сугышчан медале иясе иде.
“Җиңү уты”
1 апрельдә районда “Җиңү уты” эстафетасы старт алган иде. Әлеге ут районыбызның 18 авыл җирлегендә булып, 1430 километр ара узып, төрле чаралар узды. Митингта аның символик уты сүндерелде.
Төз сафлар
Быел да Совет урамы буйлап хәрби форма кигән яшьләребез марш атлап үтте. Чик сакчылары, төрле кайнар нокталарда хәрби бурычларын үтәгән ветераннар, әфганчылар... парадта катнашырга хәтта балалар бакчалары сабыйлары да чыккан. Алар да марш атлап йөрү тәртибен килештерде. Бәйрәм парадын ретро автомашиналар төгәлләде. Бездәге чарага Яр Чаллы шәһәрендәге автоклубтан унлап элеккеге автомашиналар: “Москвич”лар, “Жигули”лар белән килгәннәр. Үзебездә реставрацияләнгән ГАЗ-51 йөк автомашинасы да чарага бизәк булды.
Бәйрәм дәвам итә
Сугыш чоры балаларын, ветераннарның тол калган хатыннарын, тыл хезмәтчәннәрен бүген аш-сулы мәҗлескә дәшеп хөрмәтләделәр. Бәйрәм чаралары төнгә кадәр дәвам итәчәк. Яшьләребез Җиңү бәйрәменә багышлап автойөрештә катнашачак. Алар байраклар, флаглар белән бизәлгән автомашиналарда район үзәге урамнарын узачак. Бәйрәм чаралары кичке концерт белән тәмамлана.
Җиңү көне безнең өчен һаман да иң зур бәйрәм булып кала бирә. 9 Май – милләтләрне, буыннарны берләштерүче бәйрәм. Яу кырларында гомерләрен биргән, фидакарь хезмәтләре белән тылда Җиңүне якынайткан кешеләр турындагы хатирә тарихыбызда, халкыбыз хәтерендә мәңге сакланыр.
ФОТОРЕПОРТАЖ 1 өлеш
ФОТОРЕПОРТАЖ 2 өлеш
ФОТОРЕПОРТАЖ парад
Илсөяр Гайнетдинова вмдеосы, Гөлсирә Шәрифуллина , Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев