Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Бөек Җиңүне яулаучы лашманлыларны табигать тә үзенчә сынаган

Сугыш... Колхоз эшенә яраклы ир-егетләрне фронтка озатып кына торалар. Авылда инде карт-коры, хатын-кызлар һәм яшүсмерләр генә калып бара. Колхоз кырларында иген үстерү дә, мал-туар карау да, урман кисеп утын әзерләү дә, арык атлар белән фронт өчен дәүләткә ашлык итү дә тылда калганнар өстендә.

1928 елда туган әтием Йосыф Гали улы Зиннуров Бөек Ватан сугышы башланганда унөч яшендәге ябык кына гәүдәле малай була. Алты балалы гаиләнең өлкәне. Әтиләрен - Гали бабайны сугыш башында ук фронтка озаталар. 1941нең урагында инде әти, өлкәннәр белән бергә, бер караңгыдан икенчесенә кадәр басуда. Чәчүлек җирләрнең бер өлеше буш кала, анда үскән чүп үләннәрен печәнгә чабып алу өчен халыкка бүлеп бирәләр. Язгы һәм көзге чәчүне, җирне сөреп тә тормыйча гына, чәчеп тырмалыйлар. Атларга ярдәмгә, печкән үгезләр дә сабанга җигелә. Шәхси хуҗалыклар үз сыерларын колхоз эшенә җигә башлыйлар. Үзәккә үткән ачлык. Урманнан кул чанасы белән корыган агачларны ташыйлар. Болар өстенә һәр йортка бәрәңге, ит, йомырка, май, йон тапшыру йөкләнмәсе һәм заем билгеләнгән...

Тормыш соңгы чиктә авыр, ләкин халык түзә. Җиңүне өмет итә. Без бит туган җирдә! Зарланыр чакмыни? Җиңик кенә! Калганы бары да булыр! Халык шулай фикерли һәм ул тырыша-тырмаша эшли дә эшли.

Безнекеләр инде дошманны үз өненә таба куып бара башлаган көннәрнең берендә авыр яралары белән фронттан Гали бабай кайтып төшә. Әти һәм башка балалары да әүвәл бик нык ябыгалар, ә аннан ачлыктан шешенәләр. Бу күренеш күп гаиләләрдә күзәтелә. Ачыгучыларга шул көннәрдә гуманитар ярдәм паеклары тарата башлыйлар. Әтиләргә бу паек та эләкми, чөнки бабай инде фронтта түгел. Бәхеткә, чәчүгә чыгалар һәм ул кеше күрмәгәндә бөртекләп кенә чәчүлек орлыкны ашап ачы үлемнән котылып кала. Ә аннан инде кычыткан, балтырган һәм башка үләннәр өлгерә.

Әти Бөек Җиңү хәбәрен дә колхоз кырында ишетә һәм колхозда эшләвен дәвам итә. 1949 елда районнан 120 ир-егетне Кемерово өлкәсе шахталарына мобилизациялиләр. Алар нигездә 1928 елгылар. Яшәү, ашау, эшләү шартлары анда да бик авыр.

Сугыш әнием Кәшифә Гата кызына гомерлек җәрәхәт сала. 1943 елның мартында колхозның бер төркем хатын-кызлары Чистай элеваторыннан чәчүлек орлык алып кайтырга җибәреләләр. Әнинең аягында - тула оек белән күтәртмәле чабата. Алар Лашманнан чыгып киткәндә көннәр салкын булса да, кайтканда инде кар астына су төшә. Аяклары чылана. Исән-имин кайтып җитәләр җитүен, ләкин әни атнадан артык бик югары температура белән ята. Шушы көннән, 15 яшендә, әниебез саңгырауланып кала. Ул 83 яшендә дөнья куйды.

Ил белән зарыгып көткән Бөек Җиңүне 1945 ел алып килә, ләкин халыкның тамагы туйганчы ипи ашыйсы көннәре илленче еллар башында гына була. Чөнки колхоз кырлары ярым ташландык хәлдә. Эш атлары, техника җитешми. Табигать тә бик кырыс. Чәчүлекләргә явым-төшем җитми. 1946 елның 18 августында безнең якта төнлә бозлы-яңгырлы өермә уза. Нибары 16 минут кына барса да, 22 колхозда 4,6 мең гектар игенне һәм күп мал-туарны харап итә, биналар җимерелә, тәрәзә пыялалары ватыла.

Нинди кыенлыклар булмасын, халык киләчәкне уйлап яши. 1946 елда ук инде районның Лашман авылында беренче татар урта мәктәбе ачыла.

Нәкъ шул урында Тукай сүзләре искә төшә. “Без сугышта юлбарыстан көчлебез, без тынычта аттан артык эшлибез!”. Бу язмада үз әти-әниемне генә искә алсам да, авылның һәм илебезнең ул чордагы һәр кешесе тарихларга кереп калган каһарман бит. Аларның һәрберсенә һәйкәл куярлык. Иң мөһиме – аларны яшь буын белергә, күңелендә сакларга тиеш.

Сиринь Зиннурова, ветеран укытучы.

Лашман-Чирмешән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев