Бәркәтәдән Минсылу ире Минвәлине гомере буе көткән
Кызганыч, Бөек ватан сугышыннан яраланып, исән-имин кайткан ветераннарның да бик-бик күпләре фани дөньядан мәңгелеккә күчте.
Шуның өчен илебезне хәшәрәт дошманнардан коткарып, безнең һәм киләчәк буыннар өчен исәнлекләрен, газиз тормышларын корбан иткән туганнарыбызның, якташларыбызның батырлыкларын, истәлекләрен киләчәк буыннарга тапшыру – безнең изге бурыч.
Үзебезнең апабыз, сугыш ветераны, Минсылу Нуртдин кызы Кәримованың истәлекләрен барлаганда, аның Бөек Җиңүнең 65 еллыгында сөйләргә әзерләгән язмасы килеп чыкты. Авыру сәбәпле, ул аны укый алмады, шул елны ул вафат булды. Аның вазифасын үтәп, шул язманы сезгә тәкъдим итәм.
“Менә Бөек Җиңүнең 65 елы килеп җитте. Хәтер чишмәләре үткәннәргә алып кайта. Мин 1922 нче елда, Беренче Май – Чирмешән районының, Түбән Абдул авылында бишенче бала булып дөньяга килгәнмен, без җиде бала яшьли ятим калдык. 1935 елда әниебез вафат булды. Тормыш авыр иде, укырга мөмкинлек булмады, биш классны бетергәч, колхозда эшли башладым. Без күргән авырлыкларны олы яшьтәгеләр генә аңлый ала.
1940 елда Бәркәтә егете Минвәли Кәримовка тормышка чыктым. Төп йорттан аерылып чыгып, матур гына тормыш итә башладык. Әмма гаилә бәхете 1941 елның 22 июнендә өзелде, сугыш башланды. Иремне беренчеләрдән булып, 24 нче июньдә фронтка алдылар. Мин хушым китеп, капка баганасына сөялеп озатып калдым, аякларым мамык кебек булды, атларлык хәлем калмады.
Фронттан иремнең ике генә хаты килде, шуннан соң хәбәре булмады. Өметемне эзмәдем, көттем. 1943 елда ирем төшемә керде, имештер ул ике кулсыз, ике аяксыз кайтып керде дә, яшьле күзләре белән миңа карап: “Син яшь, матур, миңа карап кияүгә чыкмыйча тормассың инде”, – диде.
Мин аңа: “Үлгәнче ташламыйм, үзем карыйм, фамилиямне дә алыштырмыйм” дидем. Шулай дигәч ул елмайды, мин елап уянып киттем.
1946 елда иремә “кара пичәтле” кәгазь килде “Ирегез 1943 елда хәбәрсез югалды”... дип.
Мин сүземдә тордым, аны гомерем буе көттем, тормышка чыкмадым, фамилиямне дә алмаштырмадым. “Хәтер китабы” басылгач, иремнең 1942 елның 16 сентябрендә Сталинград фронтында һәлак булуын белдем.
Безгә тормышның бөтен ачысын татырга туры килде. Киләчәк буыннарга без күргәннәрне кичерергә язмасын! Ходаебыз илебезгә тынычлык, барыбызга исәнлек-саулык бирсен.
Рәхмәт хөкүмәтебезгә безне олылап хөрмәт иткән өчен, сугыш кырларында ятып калганнарны онытмаган өчен”.
Илебездә тынычлык, безгә һәм киләчәк буыннарга имин тормыш булсын өчен СВОда хәзерге заман ир-егетләре исәнлекләрен, газиз тормышларын жәлләмичә каһарманнарча көрәшәләр. Аларга исән-имин, рухи көч, җиңеп туган илләренә кайтуларын телибез!

Харис Шәйхетдинов.
Әмир авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев