Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Заилә Туймәткә каенанасын жәлләп кайткан

Туймәт авылыннан 90 яшьлек Заилә әби үз юбилеена киләчәк кунакларны ничек сыйлыйсын, табынга кайсы аш артыннан кайсын чыгарасын – моны ул бүген дә, кызлары әйтмешли, контрольдә тоткан.

-Аллаһыма шөкер,  ашны пешерәм, чәен кайнатам. Яшелчәләрне үстерәм,  суларын сибәм, балаларымны каршы алып озатам, - ди улы Әхмәдулла белән гомер итүче  Заилә Әмин кызы Әшрапова (авылда аны Даилә дип йөртәләр).

Заилә әби Азнакай районының  Әсәй авылы кызы икән. Ире, Туймәт авылы егете  Хәбибулла белән  Кемерево шәһәрендә кавышканнар.

-1956 нчы ел бу, миңа 22 яшь иде. Хәбибулла шахтер, мин  маляр. Безне таныштырдылар, өйләнештек, бер елдан  соң кызыбыз туды. Авылга кунакка кайткач, каенанамны жәлләдем:  каената сугышта үлгән, әнинең 8 баласы, авылга кайтырга булдык, - дип сөйләде ул, гомер йомгагын сүтеп.

Заилә әүвәл колхозда сыер сава, тегермәндә эшли.

-Каенанам үз әнием кебек булды, бик яхшы кеше иде, “кызым”, - гына дип торды, - ди ул вакыттагы килен кеше.

Әшраповлар сигез бала үстерәләр. Тик бәхетләре генә кыскарак була: гаилә башлыгы Хәбибулланың 47 яшендә  авариядә гомере өзелә. Алда тагын зур хәсрәт - әтиләре үлгәндә  6 яшьтә калган игезәк улларының берсе Әкъдәс трактор һәлакәтендә вафат була.

-Шулай инде, кайгыны, нужаны күрдек, сугыш арты еллары да авыр булды. Ходай мондый озын гомер бирер дип уйламаган идем, - ди юбиляр.

-Күңел, теге җырдагыча, 90да да унсигездәге кебектер әле, - дигәч.

-Әле һаман яшисе килә, туйдырмады яшәүдән, - ди ул елмаеп, - Күршеләрем, авыл халкы - яше-карты бик яхшы.

Заилә Әшрапова, пенсиягә чыкканчы, күп еллар хат ташучы булып эшләгән. Төп почта бүлекчәсе урнашкан Түбән Кармалка юлын җәяүләп тә еш таптарга туры килә аңа.

-Ул вакытта газета-журнал байтак,  халык хатларны яза. Посылкаларны күп салалар, шушы тартмаларны ат  чанасына салып, авылдан бер олау алып китәм, бер олау алып кайта идек, - ди ул.

Заилә әбине 90 яшьлеге белән районнан да килеп тәбрикләделәр, район башлыгы Рамил Айбатов  котлавын, бүләген тапшырдылар. Авыл җирлеге җитәкчелеге шулай ук буш кул белән килмәгән. Әле дә бик зиһенле, сүзгә оста  әниләренең  туган көненә балалары искиткеч мул табын әзерләгәннәр.

-Бик  зур бәхет бу безнең өчен. Әниебезнең сәламәтлегенә күз генә тимәсен. Бүген бәйрәм табынына ничек әзерләнүебезне тикшереп, кухняга да әллә ничә кереп чыкты. Үстергәндә мактаса мактады, ачуланса,  үзенекен әйтеп  куя иде дә, бетте-китте, - диде  әнисе хакында, ире Рифкать абый белән күршедә генә  торучы кызы Римма апа.  

Марат Гомәров фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев