Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Югары Чегодайдан Сәгыйдулла бабай шигырен Казан институтында тапканнар

Күренекле татар язучысы, мәрхүм Ибраһим Сәлаховның архив материалларын барлаганда, Югары Чегодай авылыннан Сәгыйдулла Җиһаншинның бер шигыре табылды. Бу хакта безгә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәре Ләйлә Гарипова хәбәр итте. Шигырьләрне әдипкә кемнең юллавы мәгълүм түгел. Аларның бары Җиһаншин Сәгыйдулланың көндәлек дәфтәреннән алынуы һәм авторның 1985 елда вафат...

Күренекле татар язучысы, мәрхүм Ибраһим Сәлаховның архив материалларын барлаганда, Югары Чегодай авылыннан Сәгыйдулла Җиһаншинның бер шигыре табылды. Бу хакта безгә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәре Ләйлә Гарипова хәбәр итте.

Шигырьләрне әдипкә кемнең юллавы мәгълүм түгел. Аларның бары Җиһаншин Сәгыйдулланың көндәлек дәфтәреннән алынуы һәм авторның 1985 елда вафат булуы турында гына хәбәр ителә. Сугыш афәтен үз күзе белән күргән, үз җилкәсендә "татыган" сугыш каһарманының кулдан-кулга күчеп, илләр-еллар кичеп кайткан шигыре укучыларда да кызыксыну уятыр дип ышанам.
Кырык беренче ел дошман басып керде,
Тыныч торган совет иленә.
Кулга корал алып, дошманнарга каршы
Киттек, төп урыннан хәбәр килүгә.
Шул китүдән дүрт ел гомер үтте
Окопларда, кырда, урманда.
Туктамады сугыш, дәвам итте
Салкын яңгыр, ачы буранда.
Кайда барсаң, анда сузылып яткан,
Шинель кигән солдат үлесе.
Салкын бураннарда чыгалмыйча,
Окопларда туңды күбесе.
Агым сулар кичтек, утка кердек,
Туры килсә мендек кыясын.
Шул тәртиптә барып туздырдык бит -
Берлиндагы ерткыч оясын.
Шул китүдән кабат күралмады,
Күп балалар газиз атаны.
Кан түгеп бит сине азат иттек,
Тыныч яшә, Совет ватаны.
Ләйлә Гарипова.
Казан шәһәре.
Әлеге фронтовикның Югары Чегодай авылында яшәүче улы Габдрахман абый һәм килене Минзада ападан әтиләре хакында тагын шуны белештек. Алар сөйләве буенча, Сәгыйдулла Җиһаншин сугышта дүрт ел йөреп, инвалид булып кайта. Күзләренә зыян килү сәбәпле, начар күрә башлаган фронтовик "үзе өчен" генә шигырьләр дә язгалаган.
-Әтинең Казанда дөм сукырайган Юныс исемле служагы бар иде. Алар балалары белән бездә кунак та булып киткән иделәр. Бәлки, язучыга шигырьне ул биргәндер, белмибез бит, - ди Минзада апа.
Сәгыйдулла бабай 30 ел элек, 9 майда - Җиңү бәйрәме көнне 79 яшендә вафат булган.
Марат Гомәров.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Югары Чегодай Җиһаншин Сугыш һәм хезмәт ветераны