Югары Кәминкә фельдшеры сәгатькә карап эшләми
Кара Чишмә авылында туып үскән Җитез Сафиуллина 35 ел гомерен игелекле хезмәткә – Югары Кәминкә һәм Кызыл Яр авыллары халкының сәламәтлеген саклауга багышлый.
Буа медицина училищесын тәмамлап кайткан яшь белгечне Югары Кәминкә авылына эшкә җибәрәләр.
-1985 нче елның 28 мартында авылның фельдшер-акушерлык пунктына килеп кердем, - ди Җитез Габдрахман кызы. – Ул елларда халык саны да байтак, ике авылга 600 дән күбрәк кеше яши иде. Бүген 300 гә якын кешегә хезмәт күрсәтәм. Озак еллар иске бинада утырдык. Салкын, караңгы, хәтта идән юган чүпрәк тә туңа иде.
Бүген авыл фельдшеры дәваланырга килүчеләрне заманча бинада, якты бүлмәдә кабул итә, төрле процедуралар үткәрә. Хезмәтенең никадәр тыңгысыз икәнен, мөгаен, һәр кеше аңлыйдыр. Җитез апа янында озак утырмадым, шул вакытта берничә кеше уколга килде, балалар өчен сөт продукциясен алып килделәр, телефоннан шалтыратып, киңәш сорадылар.
-Аз дигәндә көн саен пунктка 7-8 кеше мөрәҗәгать итә. Берничә кешегә өйләренә барып медицина ярдәме күрсәтәм, - ди авыл табибы. – Гомумән, фельдшер эше бик тынгысыз, эш көне бетте, дип кайтып китеп булмый. Әле кайткач та, авыру янына чакырсалар, бөтен эшеңне калдырып, анда ашыгасың. 35 елда төрле чаклар, әллә нинди очраклар булды, ләкин беркайчан да әлеге һөнәрне сайлаганыма үкенмәдем. Эшемне бик яратам.
Җитез апаны авылда “бәбәй чәйләре” аз булуы нык борчый. 2000 нче елны авылда 14 сабый дөньяга килгән, 2019 нче елда дүрт бала туган, быел, әлегә, бер дә юк.
Сүз уңаеннан, Җитез апаның кызы да әнисенең эзеннән киткән, фельдшерга укыган.
Без сөйләшеп утырганда, пунктка бер апа килеп керде. Саимә апа Әлмиеваның кан басымы югары булып чыкты.
-Безнең Җитез турында язмакчы буласыңмы әллә?! Бик әйбәт, ул бит безнең искиткеч кеше. Килгән һәрбер кешене ачык йөз белән каршы ала, озатып кала. Аны бик яратабыз, хөрмәт итәбез, - дип мактап куйды ул фельдшерны.
Җитез апа шул вакытта тиз генә аның кан басымын үлчәп, укол да ясады.
-Мин авыл халкына бик рәхмәтле, - ди әңгәмәдәшем. – Шул гомер эшләп бер начар сүз ишетмәдем, беркайчан беркемнең дәгъва белдергәне булмады.
Сер түгел, авыл фельдшерына бер үк вакытта педиатр да, күз табибы, хирург та булырга туры килә. Тик, авылдашлары арасында абруй казаныр өчен, белем өстенә, ачык йөзле, тәмле телле булу да бик мөһим. Шөкер, Югары Кәминкә халкына нәкъ шундый гүзәл зат хезмәт күрсәтә.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Эйе. бик ундык без фельдшерыбыздан. Житез ул уз эшенен остасы, ул куйган диагноз хэр вакыт дорес була. авылыбыз халкы, бигрэк тэ олы буын, ана бик рэхмэтле. Исэнлек белэн тагы куп еллар хезмэт итэргэ язсын.
0
0