Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Юбиляр Шамил Сөнчәләев: төзүче, шахматчы, хөкемдар

Районда шахмат буенча нинди генә ярыш үтмәсен, анда Шамил абый Сөнчәләевны очратмый калмыйсың. Аларны оештыруда башлап йөрүче дә әле ул.

Элек яшьләр төркемендә үзе дә шахмат тактасы артына утырса, соңгы вакытта Шамил Яхъя улы зона, республикакүләм ярышларда пенсионерлар арасында район данын яклый, призлы урын алганы да бар.

Шахмат буенча район беренчелегендә, район газетасы ел саен диярлек оештыручы турнирда да ул – төп хөкемдар. Хәтта район Сабан туенда да райондашларны һәм кунакларны мәйданга җыя, акыл уены җиңүчеләрен бүләкләүне оештыра. Нәкъ аның да тырышлыгы белән, районда шахмат уены елдан-ел популярлык казана. Шамил Яхъя улы аеруча яшьләрне шахматка җәлеп итү өчен күп көч куя, Чирмешәндәге лицейда һәм кадетлар мәктәбендә ул алып баручы түгәрәктә генә дә дистәләп кыз һәм малай шахмат уены серләренә төшенә. Шамил абый күптән дин юлында, мәчеткә йөри, сәламәт яшәү рәвеше алып бара.

Шушы көннәрдә 70 яшен билгеләп үтүче Шамил Сөнчәләев Себердә туган, әти-әниләре Ватанында, Ульяновск өлкәсендә мәктәптә укыган, эш башлаган.

Безнең районга аны, техник-гидротехникны, 46 ел элек эшкә җибәрәләр. 17 санлы ПМКда ул төзелеш мастеры була. 1980-1985 елларда гына йөзгә якын йорт һәм квартира, “Чишмәкәй” балалар бакчасы, саклык банкы бинасын төзегәннәр. Соңрак ул нефтьчеләрдә хезмәт куя. Анда да бик күп социаль объектлар, торак йортлар калкыталар.

Дистәгә якын Мактау грамотасы, истәлек бүләкләре иясе Шамил Сөнчәләевның Миңнегөл Вәли кызы белән гаилә коруларына озакламый 45 ел тула. Алар ике бала үстергәннәр, биш оныклары, ике оныкчыклары бар. Оптимист, тормыштан ямь табып яшәүче, күпләргә үрнәк гаилә.

-Чирмешәнне, мондагы халыкны яратып  яшим, - ди юбиляр. -Безгә еш кына еракта яшәүче туганнарым да кунакка киләләр, балаларыбыз еш кайтып йөриләр. Бәхет бит бу.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев