Якты Таудан Минзаһит Кәлимуллин сугышка беренчеләрдән кергән
Якты Тау авылыннан десантчы Минзаһит Кәлимуллин армиядә 15 тапкыр парашютта сикерә. Әзерлекле солдат Әфганстанда барган сугышка да иң беренчеләрдән керүчеләр арасында.
Советлар Союзы өчен Әфганстандагы сугыш 1979 елның 25 декабрендә башлана. Ә Минзаһит Исмәгыйль улы әйтүенчә, аларның полкы исә ноябрьнең 15ләре үк анда була.
-Үзбәкстаннан тулы хәрби әзерлек белән Баграм аэродромына төштек. Анда СССР хәрби консультантлары бар иде инде. Аэропортның бер ягында палаткаларда яшәдек. Блоктан әүвәл ашханә, аннан соң казарма төзедек, - дип искә ала ветеран. -Декабрьнең 25е “ заваруха”, атышлар башланды. Аэродромны саклый торган әфган гаскәрләрен бер сәгать эчендә тынычландырдылар, хәер, алар әллә ни карышып та тормады. 27 декабрьдә Кабулга киттек. Анда “Альфа” төркеме Әмин сараен штурмлап алды. Ә безнең полкны кырыйдарак тоттылар, эчкә кертмәделәр.
Хакимияткә Бабрак Кармальны куйгач, Кабул аэропортында бер-ике көн торганнан соң, Минзаһитлар янә Баграмга кайталар, ул Кабулдан 80 километр ераклыкта.
-Бераздан СССР чиге ягына, Әфганстанга керә торган гаскәрләргә юл ачарга җибәрделәр. Берәр ай чамасы тау-таш арасында буталдык шулай: кайда атышасың, кайда юл чистартасың. Аңда югалтулар булмады. Бер малайның кулы гына яраланды, - дип сөйли “әфганчы”. -Базабызга кайттык, үзебезне, коралларны тәртипкә китердек тә, янә походка, Пакыстан ягына киттек. Монысында бара торган җиребезгә, ахырына кадәр барып җитә алмадык. Шартлатып, юлларны каплаганнар, чистартырлык көч җитмәде - кире борылдык. Аннан кайтып, бер айдан соң өченче “боевой походка” чыктык. Дөрес, зур бәрелешләр булмады. Әле сугыш башланып кына килә, дошманнарның кораллары да көчле түгел.
-Андагы гади халык ничек яши иде? - дип кызыксындым.
-Бик хәерче, ат, сыер яки үгез җигеп сука белән җир сөрәләр. Крестьян, чалбары тишелеп, нинди чүпрәк тапкан, аны шуның белән ямап куйган. Әмма кибетләре бай иде, киштәләрдә - чит ил җиһазлары. Без - солдатлар күгәреп беткән “Охотничьи” сигареты тартсак, алар авызында - “Мальборо”! Шунысы истә калган, печеньелары тәмле иде, авызда эри. Андыйны хәзер дә ашаганым юк.
-Сезнең ашау-эчү ничек?
-Бик яхшы, зарланырлык түгел. Үзебез белән бер атналык “сухой паек” йөри: консервланган боткалар, паштет, шпик, шоколад, шикәр, галетлар, сухари була иде.
-Коралларыгыз?
-АКМ автоматы, миндә РПГ гранотометы да бар иде. Рюкзакта өч цинк - консерва банкасы сыман дүртпочмаклы савыт ул, анда кәгазь пачка эчендә патроннар. Нигездә дүртәр магазин белән йөрисең, ике магазинны изолента белән чорнап куйгач уңай. Тагын 10 граната бирелә, рюкзак 10-15 килограмм авырлыкка тартадыр. Яшермим, корал кулланырга туры килде. Сугыш бит: син яки сине, авызыңны ачып торсаң - беттең. Пулялар сызгырганда, башта куркыныч, аннан күнегәсең. Армиядә шофер булып миномет тартып йөрергә туры килде.
-Десантчыларны алдан нык әзерләгәннәрдер...
-15 тапкыр парашютта сикердем. Ничә сикерсәң дә, куркыта. Парашютны җыйганда үз гомереңне, үз язмышыңны “капчыкка җыясың”, Дөрес җыймасаң - ачылмый, чәбәләнә. Парашют ачылгач, һавада эленеп торасың сыман, аннан дыңк итеп килеп төшәсең, җиргә бәрелү көче яхшы ук була. Шуның өчен ничек сикерергә икәнлеген алдан өйрәтәләр дә инде. Ярты ел саен син 4-5 сикереш ясарга тиешсең. Иртән физзарядка, 10-15 километр марш-бросок.
-Кайтулар ничек булды?
-Өченче походтан соң безне - дембельләрне җибәрделәр. Әүвәл трусикка кадәр чишендереп тикшерделәр: андый-мондый әйбер алып чыкмыйсыңмы? 390 кешене бер самолетка төяделәр дә, Союзга, Фирганәгә үзебезнең полкка кайттык. Безне яшьләр алыштырды. Шөкер, барыбыз да исән-сау чыктык. Мин 1980 елның 15 маенда өйдә идем.
Самарага поезд белән кайттык, өчәү, Әккәрәйдән Николай Романовский (хәзер мәрхүм), районнан тагын берәү иде, аның кайдан икәнлеген хәтерләмим. Авылдашым Минтаһир Фаварисов алданрак китте. Самардан Шенталага автобус белән кайттык, аннан “попуткада”.
Кайтыр алдыннан чеклар тараттылар, аларга Мәскәүдәге ”Березка” кибетеннән әйберләр алып була иде. Сеңелгә бирдем, нәрсә алгандыр.
-Кайткач, учетка керергә Чирмешәнгә килдем. Тегендә нинди форма таптык, шуны киеп кайткан идем, военком: “Откуда такой оборванный?” - дип сорады. Шунда эшләүче бер хатын-кызның: “Они наверное оттуда, “первые ласточки” (“беренче карлыгачлар”) - дигәне истә калган.
Якташыбыз 36 ел Себердә эшләгән. Хатыны белән ике ул, ике кыз үстереп, 2015 елда Якты Тауга кайтканнар, яңа йорт өлгерткәннәр. Балалары читтә.
-Әфганчылар сафлары сирәгәя, үлүчеләр күп. Сугышка беренче кергәннәр хәзер 62 яшьтә. Яшьләр дә күп китә, - ди ветеран.
Район үзәгендәге Күл буе паркындагы хәрби техника өстенә чәчәкләр куйган вакытта, медальләр таккан әлеге әфганчыны күргәч, Минзаһит Исмәгыйль улын бер дә таныш булмаган олы яшьтәге бер апа кочаклап алды, рәхмәт әйтте. Приказ үтәп үлем янәшәсендә йөргән егетләр бит алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев