Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Якташыбыз – танылган педагог белән хушлашабыз

Күренекле педагог Зәки Нуртдинов вафат. Аңа 88 яшь иде. Соңгы елларда авырып торды.

Ул Лашманда туып үскән. Гомеренең күп өлеш Түбән Камада үтә, якташыбыз мәгариф тармагында таныла, СССР халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы була. 1974-1986 елларда Зәки Гали улы – шул каладагы 11 нче мәктәп директоры.

Зәки Нуртдинов Түбән Камада Чирмешән якташлыгы җәмгыяте эшчәнлегендә дә актив катнашты, җәмгыятьнең җитәкчесе дә булып торды.

Мәрхүм белән хушлашу бүген, 10 гыйнварда, Түбән Камада, үзәк мәчет янында була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев