Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Хатын-кызлар күрмәмешкә салыша: Чирмешән автоинспекторы белән әңгәмә

Районда куркыныч юл участоклары кайда, һәлакәткә очрасаң, нишләргә һәм Чирмешән агае бездәге бүлек автоинспекторын ни өчен эшеннән кудырмакчы булган? Болар һәм башкалар хакында район автоинспекциясе бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Аяз Альберт улы Гатиятов белән сөйләштек.

 

Белешмә. Аяз Альберт улы Гатиятов Кармыш авылында туган. Урта мәктәпне Түбән Кама шәһәрендә тәмамлап, һөнәри училищеда электромонтер һөнәрен үзләштерә. Читтән торып, Казан дәүләт энергетика университетында югары белем - энергетик белгечлеге алган. Хәзер Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге полиция лейтенанты, дәүләт автоинспекциясе бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын  пропагандалау инспекторы. 27 яшьтә,  өйләнмәгән.

Шәһәрне авылга алыштырган

- Аяз Альбертович, энергетикка укысагыз да, янгын частенда эшләгәнсез, хәзер исә сез автоинспектор.

- Шулай килеп чыкты инде. Мин балачактан хәрби, погонлы киемгә кызыга идем. Армиягә кадәр 7 ай электромонтер булып эшләдем дә, армиядән кайткач, Түбән Каманың “Нефтехим” җәмгыятендә дүрт ел янгын сүндерү частенда хезмәт куйдым.

- Мондагы эшегез ошыймы?

- Әйе, коллективыбыз яхшы, барысы да көйләнгән, хезмәттәшләрем тәҗрибәлеләр, күптән эшлиләр.

- Кайчан карасаң да, безгә - машина йөртүчеләргә автоинспекторлар гел юлда кебек. Мисал өчен, кичә эштән ничәдә кайттыгыз?

- Кичә дежурда идем, төнге берләргә кадәр эшләдек, атна уртасы булгач, транспорт агымы азрак. Ялларда шәһәрлеләр хисабына хәрәкәт арта, андый көннәрдә иртәнге дүрттә-биштә дә кайтабыз. Юл һәлакәте булса инде, озаграк тоткарланабыз. Бүген иртән 5 нче яртыда хәрби комиссариатка килдек, егетләр армиягә китте, призывникларны озатканда катнашабыз. Безнең хезмәт шундыйрак: кеше ял иткәндә эшләргә туры килә.

- Аяз, сез шәһәр кешесе - авыл районына эшкә кайткансыз.

- Шәһәрдә үссәм дә, авылны яратам. Каникулларым гел авылда әби белән бабай янында үтте. Эшкә дәшкәч, монда кайтырга бик теләп ризалаштым. Кармыш - район үзәгеннән 40 километр, шуннан йөреп эшлим

- Машина йөртүчеләр белән сүзгә еш килергә туры киләме?

-Төрлесе булгалый. “Ник мине туктатасың?”, “Ник миңа гына каныктың?” диючеләр бар. Әле менә күптән түгел генә бер агайны туктаттым: куркынычсызлык каешын такмаган. Штраф яздым, бер-ике көннән карыйм, тагын шул ук хәл, туктаттым - бәхәсләшергә тотынды: “Син миңа бәйләнәсең” – дип беркетмәгә кул куймады. Тик безнең киемдәге һәм машинадагы видеокамералар бөтенесен яздырып бара, кагыйдә бозуны дәлилләве кыен түгел. Гаепле бит инде, әмма ярты сәгать бәхәсләшеп торгандыр. Икенче көнне туктап исәнләшеп китте бу: “суынган”, яхшы сөйләште. Әмма моның белән генә бетмәде. Ярар,  бер-ике көн үттеме икән, район үзәгендә руль артына утырган хатын-кыз автомашинадагы баласын куркынычсызлык каешы белән эләктермәгән. Артыннан киттек, өе янына кайтып туктады, документларын тикшергәч, бу хатын-кыз теге “дускынай” агайның кызы булып чыкты. Агай чыкты, тагын әйткәләшә башлады. “Бу эш сиңа туры килми, энем, эшеңнән алдырам”, – ди. “Минем гаебем юк бит, сез гаепле” - мин әйтәм. Шундыйрак холыклы кеше көнгә бер туры килә инде.

- Бу  “тәмсезләшүләрне” ничек кичерәсез?

- Беренче мәлләрне ничектер кыенрак иде. Хәзер көн дә диярлек андый хәл булганлыктан, күнектем.  Үземне дә тыныч тотарга, ничек кенә кычкырсалар да, сабыр булырга тырышам. Дөрес, кем беләндер югарырак тонда, үзләре кебек тә сөйләшмичә булмый. Кайбер кеше шунсыз аңламый.

 

“Кошмар” булыр иде

- Юлда автоинспекторлар булмаса?

- Рәхмәт әйтүче машина йөртүчеләр дә күп. “Әле сез бар, егетләр, сез булмасагыз, юлда “кошмар, бардак” булыр иде” – диләр. Безнең халык кызык инде ул: исерекне тоткарласаң: “Ник тоттыгыз, кайтып җитә бит инде”, диләр. Исерек шофер авария ясаса, кемнеңдер машинасын бәрдерсә: “Нәрсә карыйсыз, ник тотмадыгыз?”, - дип дәгъва белдерәләр. Үзенә кагылса, кеше башкачарак сөйли башлый.

- Безнең район юлларында нинди кагыйдәләрне еш бозалар?

- Куркынычсызлык каешын такмыйлар, балаларын автокреслода йөртмиләр. Беркетмәләрне андый шоферларга карата күп төзибез.

- Шунда ук беркетмә язасызмы, кисәтәсездәме?

- Вак-төяккә бәйләнмибез, мисал өчен, фара кабызылмаган яисә пычрак номер булса, әүвәл кисәтү белән чикләнәбез, төзәтмәсә инде – штраф.

- Район юлларында исерекләр нишләптер бер дә кимеми.

- Әйе, аек булмаган хәлдә транспорт белән идарә итүчеләр былтыргыдан тугызга күп,  быел май башына 30 булды. Алар бит һәлакәт китереп чыгарырга мөмкин. Андыйлар аркасында күпме халык имгәнә, күпме кешенең гомере өзелә. Югыйсә штрафлар да зур + правадан мәхрүм итү. Барыбер эчеп йөриләр, андыйларны кызганасы түгел, беркем авызларына салмаган, беркем гаепле түгел – бары тик үзләре.

Ел башыннан беренче тапкыр тоткарланган исерек шофер - 18 яше тулып, әле алты ай элек кенә правасын алган егет. Шундый яшьләр дә, бабайлар да, хәтта хатын-кызлар да “салган” килеш эләгә.

- Сезнеңчә, Аяз,  һәлакәтләрне, кагыйдә бозуларны ничек киметергә?

- Беренче чиратта, тәрбия юлы белән. Кеше үзе аңларга тиеш. Аңлату кирәк, менталитетны үзгәртәсе. Кагыйдә бозып, син үзеңә генә түгел, башкалар тормышына да куркыныч тудырасың.

- Районда иң хәтәр юл участоклары?

- Кече Чегодай авылы янындагы юл чаты. Анда аварияләр, бәрелү-сугылулар еш була.

- Ул урында светофор куйсаң?

- Аның өчен транспорт агымы зур булырга тиеш, үз таләпләре бар, диюем. Светофор куйсаң, киресенчә, озак көтәргә, син басып торган арада аркылы бер машина да үтмәскә мөмкин. Әлегә анда ясалма тигезсезлек түшәлде. Халык телендәге “Күтәмә перекрестогы”нда еш була юл һәлакәтләре. Менә анда светофор булса яхшы, бу мәсьәләне күтәргән идек, ничек килеп чыгар. Әлегә монда тизлекне фиксацияли торган видеокамералар урнаштырылган, ясалма тигезсезлек тә куелган.

- Кемнәргәдер булышырга туры килгәлидер?

- Быел кыш суыклар 40 градуска җитте. Соляркалар туңып, юлда калучылар булды. Берсендә  Элмәле янында берәүнең “Газеле” ватылган, шоферы 112 хезмәтенә “ватылдым, өшим” - дип шалтыраткан.  Анда барып, машинасын Чирмешәнгә тарттырып кайттык, йөртүчесен  ашатып, эчертеп, кундырып җибәрдек.  Самарадан Алабугага баручы бу кеше бик зур рәхмәт әйтте. Машина йөртүчеләр кышын юл кырыйларына төшеп китәләр. Булдыра алган кадәр ярдәм итәбез.

-Төнлә эшләү ничек?

- Менә шул кыш көннәрендә төнлә машиналарны  тартып чыгарырдай техника табып булмый. Йокы да килә, башта бит син көндез көне буе да юлда басып торган килеш.

- Истә калган зур, фаҗигале һәлакәтләр?

- Ике ел эшләү дәверендә үлем-китемле ике авария булды. Берсенең машинасы суга төшеп китте. Андреевка янындагы юлда ике кеше һәлак булды.

- Андый урыннарга күпме вакытта барырга тиешсез?

- Аерым ниндидер таләп юк. Хәбәр булуга, тизрәк килеп җитәргә тырышасың.

- Авариягә юлыккан машина йөртүче ниләр эшләргә тиеш? Бигрәк тә авылдан шәһәргә барып шундый хәлгә юлыккан кеше аптырап калырга мөмкин.

- Иң беренче “аварийный знак” куярга. Кабаланмаска, югалып калмаска. Синдә яки икенче машинада имгәнгән кеше юкмы? Ярдәм кирәкмиме? Аннан соң автоинспекторлар чакырасы.  Кесә телефоныннан 112 номерын җыеп, авариянең кайдалыгын, адресын, имгәнүче бармы, нәрсә булганын аңлатасы. Үзара килешсәләр, бер-берсенә дәгъвалары булмаса, машина йөртүчеләр, язуларны үзләре тутырып аерылалар. Ахырдан сүз, аңлашылмаучанлык килеп чыкмасын өчен, автомашиналарны төрле яктан фотога төшерергә кирәк. Әгәр хәл “тавышлы” булса, юл инспекторларын көтәсе инде.

- Юлларда мотоцикллар, байклар артты.

- Бу үзәккә үткән тема. 14-18 яшьлек малайлар  мотоциклларда йөри.  бу техникаларны әти-әниләр алып бирә. Югыйсә балалар катнашындагы бәла-казалар республика юлларында ел да була. Монда һичшиксез әти-әниләр гаепле. Пит-байклар белән гомуми кулланылыштагы юлларда бөтенләй йөрергә ярамый, алар спорт инвентаре санала, махсус шуның өчен ясалган юлларда гына йөрергә рөхсәт ителә. Бая әйткән сүз, тотсаң – ник тоттыгыз, авария булса – нәрсә карадыгыз?

- Кагыйдә бозучылар сездән еш качамы?

- Булгалый, исерекләр бигрәк  тә, барыбер куып тотабыз,  җәзасыз калмыйлар.

Хатын-кызлар күрмәмешкә салыша

- Хатын-кыз машина йөртүчеләр хакында ни әйтерсез?

- Нигездә тәртипле йөриләр. Әмма кайвакыт туктамакчы буласың, я күрмиләр, я күрмәмешкә салышалар. Әйттем бит араларында “салып” йөрүчеләре дә бар, район зур түгел, без бөтенесен белеп торабыз.

- Корал кулланганыгыз бармы?

- Юк, аның өчен ныклы нигез булырга тиеш. Мисал өчен, куркыныч җинаятьчене тоткарлаганда. Корал кулланырга язмасын.

- Автоинспектор булып кайда: авыл җирендәме, шәһәрдәме эшләү ансатрак?

- Ике яклы. Монда бөтенесен беләсең: дус, туган, авылдаш. Тик закон каршында барың да тигез, без юлда тәртип сакларга тиеш. Шәһәрдә  ул яктан – барысы да чит.  Әмма авыл халкы гадиерәк.

-Тәртипсез машина йөртүчеләрне ничек “денгә кертәсез”?

- Ешрак туктатабыз, ешрак штраф сугабыз. Әйткәнне аңламагач, шулай эшләргә туры килә.

 

Кырынган, өсте пөхтә

- Автоинспекторга нинди таләпләр куела?

-Ул үзе дә тәртипле йөрергә, кагыйдә бозмаска тиеш. Физик яктан әзерлекле, һәм иң мөһиме – законнарны биш бармагыңдай белергә кирәк. Аларны эшли эшли дә өйрәнергә туры килә.

- Интернетта инспектор белән бәхәсләшкән видеолар куялар, моңа карашыгыз?

- Начар карыйм. Алар гаделлек эзләп түгел, еш кына инспекторны кимсетү өчен шулай кыланалар. Янәсе ул белә, инспектор белми. Мода бу шундый, мин шулай уйлыйм. Төшерәләр икән, төшерсеннәр, инспектор хаклы гына булсын.

- Эш көнегез ничек башлана?

- Иртән корал алабыз, инструктаж үтәбез. Бар яктан тикшерәләр: киемең чистамы, кырынгансыңмы, прическаң ничек? Документлар барлана, “праванын” срогы чыкмаганмы? Аннан путевка тутырып юлга чыгабыз.

- Ришвәт тәкъдим итәләрме?

- Исерекләрне тоткач, булгалый. Шуны онытмаска кирәк, ришвәтне  алучы гына түгел, аны бирүче дә закон боза, җинаять кыла. Безнең эштәге һәр адымыбыз видеокамерага төшерелә.

- Формагыз ошыймы, уңайлымы, әллә кай җирендәдер үзгәртер идегезме?

- Яңа форма бик җайлы. Юлда өшерлек түгел, комбинезоны, ватнигы бар. Яңгырда плащ кия аласың.

- Үзегез машинада кызу йөрисезме?

- Юк, безне дә контрольдә тоталар, үз машинаң белән елына өч тапкыр кагыйдә боздың икән, эш транспортыннан - служебный машинадан читләштерәләр.

- Правагызда нинди категорияләр бар?

-“В” категориясе. Категория дигәннән, юл шундый инде, кайвакыт кайберәүләрнең, бераз арттырсаң, трамвай, троллейбуска гына правасы булмый, тәҗрибәле йөртүчеләр диюем. Тик хәтта алар да һәлакәткә юлыга. Шуның өчен, юлларда зинһар сак, карап йөрик!

Марат Гомәров фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев