Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Утыз Имән авылыннан Наилә Әхмәтҗановага үз яшен бирмәссең

Туймәт авылында туып үскән, Утыз Имән авылында яшәүче Наилә Әхмәтҗановага, мөгаен, берәү дә үз яшен бирмәс.

Ходай Наилә әбигә озын гомер белән исәнлек тә биргән, аякта йөреп тора, биш вакыт намазын калдырмый, газета-журналлар укый, телевизор карый, ә бит аңа 90 яшь тулды. Иң мөһиме, янында аны ихтирам итүче, тәрбияләп торучы, яратучы балалары, оныклары бар.

Юбилее белән тәбрикләргә килгән кунакларны да ачык йөз белән каршы алды, рәхмәт әйтә-әйтә котлау сүзләрен тыңлады ул.

Якташыбызны юбилее белән социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина котлады, район башлыгы исеменнән котлау открыткасы һәм бүләк тапшырды. Районның ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Миләүшә Батыршина һәм Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов да юбилярга котлау сүзләре һәм бүләкләрен җиткерделәр.

-Авырлыклар күп күрдек без. Эшләмәгән эшем калмады. Фермада да хезмәт куйдым, урман кисәргә дә җибәрделәр, гектарлап чөгендер дә эшкәрттек, -ди Наилә Зәки кызы. – Ирем Сәлимҗан белән матур яшәдек, яхшы кеше иде. Биш бала үстердек.

Сүз уңаеннан, бабай җиде ел элек вафат булган, якташыбыз бүген улы һәм кызы тәрбиясендә яши.

“Вакытыңны ничек үткәрәсең?” – дигәч, “Телевизор карыйм, газеталар укыйм, күршеләргә кереп чыгам”, - дип җавап кайтарды.

Әбине туган көне белән котларга күршесе Рәсимә Дәүләтгәрәева да кергән.

-Минем бит күршеләрем дә бик әйбәт, мине бик якын күрәләр, - дип күршеләрен дә мактап алды әби.        

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев