Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Утыз Имән авылы остасыннан чуваш якташлар да бәлеш пешертә

Ул пешергән тәмле бавырсакларны Кырымга, Иорданиягә кадәр күчтәнәчкә алып киткәннәр. Утыз Имәндә яшәүче оста камыр ризыкларының ниндиен дә уңдырып әзерли.

 

- Миңа райондагы таныш чувашларның да зур мәҗлесләргә татар милли ризыклары – бәлеш, өчпочмакка заказ биргәннәре бар, - ди Әлфия Вәлиуллина. –Пешерергә бик яратам.

Шахтер кызы бит, барын да булдыра, әтисе, Әмир егете Вәлимхәммәт озак еллар чит җирләрдә күмер чапкан, мактаулы белгеч булган. Туган якларга кайткач, өйләнеп, Лашманга күченгәннәр.

Лашман кызы Әлфия 1999 елдан бирле Утыз Имәндә, шушы авыл егете Самат белән кушылганнар.

- Күршеләрем бик ипле булды, - ди Әлфия Вәлиуллина. – Шәмсурия, Асия, Рәхимә, Рабига апалар – авылда аш-суга бик осталар иде, шартына китереп камыр ризыклары пешерергә алар өйрәтте. Үзем белүемчә, башкалар да әйтүенчә, осталар бервакытта да уңыш серен әйтеп бетермиләр. Ә минем күрше апалар, әбиләр бу яктан юмарт булдылар, сер калдырмадылар.

Әлфия Вәлиуллина ачык пирог һәм пәрәмәч тә пешереп күрсәтте, аларны әзерләү сере белән уртаклашты.

Ачык пирогны ул болай пешерә:

-1,5 стакан суга бер өлеш югары сортлы бодай һәм 2-3 кашык кукуруз, чүт кенә азрак борчак оны, ярты пачка чүпрә, тәменчә тоз һәм шикәр комы салабыз һәм миксер белән туглыйбыз. Шуны 10 минут чамасы тотабыз. Тагын бодай оны өстибез. Аерым савытта 2 йомырка, бер чәй кашыгы 9 процентлы уксус, өч аш кашыгы көнбагыш мае кушып бутыйбыз һәм алдарак әзерләнгән катнашмага кушабыз. Җылыда кабаргач, шушы камырны, басып төшергәч, суыткычка куябыз. Май тидереп, пакет белән каплап, 3-4 сәгать суыткычта тотабыз. Эчлегенә карлыган кайнатмасы һәм кипкән, вакланган шомыр оны салына, өстенә, бөтенләй капламыйча, печенье вагы сибеп куясың. Пешерү духовкада. Бик тәмле килеп чыга.

Останың рецептын аңлата алдым кебек.

Пәрәмәч өчен дә камыр шулай әзерләнә.

- Эчлегенә итне, кушасын кушып, мин иттарткыч аша чыгарам һәм пешерәм, камыр эченә суынган килеш салам, - ди Әлфия Вәлимхәммәт кызы. -Алай иткәч аның урта, эчке ягы чи калмый, пешеп чыга, суланмый, матур да була. Пәрәмәчне мае яхшы кайнарланган табага куям. Пешергәндә, ашыкмыйм.

Аның бавырсак пешерү тәҗрибәсе дә бар. Үзем белгән сыман, остага:

- Кайвакыт, нишләп бавырсакның эче куш була? – дип сорадым.

- Йомырканың агын, уксусны күп кушсаң шулай була, камыр бит онга да бәйле, - диде Әлфия. -Мин йомырканың туңын гына кулланам, аның да күбрәк августтагысын. Кибеттә сатылучы йомырка, минемчә, бавырсакка килешеп бетми.

 

- Әни пешергәннәрдән иң тәмлесе бәрәңгеле-итле бәлеш, - ди Әлфиянең кызы Айгөл. -Мин дегустатор кебек инде, барын да иң элек мин татып карыйм. Үзем дә пешергәлим, бәрәңгеле яки башка эчлекле кыстыбыйга өстенлек бирәм. Токмач та кисәм.

Айгөлнаң башка шөгыле дә бар икән – картиналар ясый. Осталыгы көннән-көн үсә бара. Мәктәптә укуын тәмамлаган, инде 23 яшьлек якташыбыз дизайнер булырга да хыяллана. Кызганыч, әлеге теләген тормышка ашыру кыенрак, чөнки Айгөлнең сәламәтлеге мактанырлык түгел – аяклары авырта, даруда тора. Алай да бик позитив, максатчан, оптимист кыз ул. Күбрәк табигать күренешләре гәүдәләндерелгән картиналары бүләк итеп җибәрелә, сатыла да икән. Бу яктан социаль ярдәм бүлеге гел булышып тора, ди.

- Аякларым, тәннәрем сызласа да, сәхнәгә чыгып биим дә, - ди Айгөл. -Репитицияләргә йөрим. Миңа хәрәкәт, буыннарны яздырырга кирәк. Әни белән, ике велосипедка утырып, елга, урман буйларын да әйләнеп, күреп кайтабыз. Туганнар, дуслар белән кесә телефоны аша аралашкан. Ярый әле әти-әнием исән-сау, әти Чирмешәнгә йөреп эшли, мин күбрәк әни белән. Чакырсалар, төрле чараларга барабыз. Билгеле, әнием анда ниндидер камыр ризыгы пешереп барырга иренми.

Аш-су остасы Әлфия Вәлиуллина ураза аена җыена. Ул байтак вакыт намазда. Билгеле, бу вакытта да җыйнак кына өйләрендәге кухняга керми тормас, якыннарын тәмле камыр ризыклары белән сыйлар.

Кадыйр Гомәров фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев