Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Урманасты Үтәмештә туып үскән танылган рәссамны Түбән Камада искә алдылар

Түбән Камада якташыбыз, танылган рәссам, сынчы Әхсән Сарыйм улы Фәтхетдиновка багышланган “Әхсән көне” оештырдылар. Анда районнан да вәкилләр катнашты.

Декабрь азагында узган Хәтер көненә шулай ук Татарстан язучылары берлеген җитәкләүче Ркаил Зәйдулла, Түбән Кама мэры Рамил  Муллин,  халык рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мөдәррис Минһаҗев, мәрхүмнең туганнары, журналистлар килгәннәр. Түбән Камадагы Чирмешән якташлыгы вәкилләре һәм рәисе Рәхилә Корбангалиева да читтә калмаган.

 Әхсән Фәтхетдинов – Татарстанның халык рәссамы, сынчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай бүләге иясе, Татарстан һәм Россия рәссамнар берлеге әгъзасы. Быел аңа 85 яшь тулган булыр иде...

-Якташыбызга булган хөрмәт һәм илтифат белән чараны оештырган Түбән Кама шәһәренең Туфан Миңнуллин исемендәге театр җитәкчесе Рөстәм Галиевка һәм аның коллективына аерым рәхмәт әйтәсе килә, - диде әлеге чарада катнашкан, районның үзәкләштерелгән клублар челтәре директоры Илһам Галимов.

 Фәтхетдинов каберенә чәчәкләр куйганнан соң, чаралар рәссам музеенда һәм театрда дәвам иткән. Кунаклар якташыбыз турында җылы истәлекләр белән уртаклашканнар, театр артистлары башкаруында ул тыңларга һәм җырларга яраткан халык җырлары яңгыраган.

Ахырдан рәссамның тормышына һәм иҗатына багышланган, Рөстәм Галиев иҗат иткән “Ияләр” драма-эссе тәкъдим иткәннәр.

Түбән Кама мэры Рамил Муллин оештыручыларга "Әхсән көне"н уздырган өчен рәхмәт белдергән, күренекле шәхесләребезне истә тотарга, талантларга хөрмәт күрсәтергә, арабызда булмаганнарны онытмаска, яшь буынга алар турында сөйләргә кирәклеген әйткән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев