Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Урманасты Үтәмештә туган рәссам Әхсән Фәтхетдинов – халкыбыз горурлыгы

Аңа 7 июньдә 85 яшь тулыр иде.

Татарстанның халык рәссамы, Рәсәйнең рәссамнар берлеге әгъзасы, сынчы, Габдулла Тукай исемендәге бүләк иясе, авылдашыбыз Әхсән ага Фәтхетдиновка багышлана.

Бөек шәхес – Әхсән ага

Рәссам һәм сынчы булган.

Талантлы иҗаты белән

Үзенә һәйкәл куйган.

 

Гүзәл Чирмешән ягында

Дөньяга аваз салган.

Онытылмас шәхес булып

Тарихка кереп калган.

 

Милләтенә хезмәт итте

Халкымның бөек улы.

Үтәмештә туса да ул,

Чулманда тормыш юлы.

 

Рәсемнәрендә чагыла

Бар узганы татарның.

Шуңадыр шул яше тама

Ул ясаган атларның.

 

Аның даны еракларга

Таралырга өлгерде.

Шүрәлесе, ияләре

Бик күп илләрне күрде.

 

Татарстан горурлыгы,

Торгансың Үтәмештә.

Һәрвакыт бөек Рәссам

Булырсың безнең истә!

 

Миләүшә Рәхимова-Хәмитова.

Урманасты Үтәмеш – Түбән Кама.

Түбән Каманың “Кама таңнары” иҗат берләшмәсе.

 

фото Фәтхетдиновлар шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев