Ульяновка җирлеге башлыгы төзергә, яңартырга ярата
Самат Зәки улы төзүче түгел, әмма әлеге эшнең нечкәлекләрен, җаен, тәмен дә белә, бу өлкәдә тәҗрибәсе дә бар. Шулай булмыйча, аның катнашында Ульяновка җирлегендә соңгы елларда дистәләрчә объект сафка басты.
Ульяновкада 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасы бинасын, кем әйтмешли, күргәзмәгә куярсың. Районда бер матур. Бик пөхтә, зур итеп, зәвык белән ясалган ул. Сосновкадагы, Девичья Полянадагы шулай ук аның вакытында салынган өр-яңа мәктәпләрне, мәдәният йортларын да теләсә нинди зур кунакка күрсәтеп мактанырлык.
Ульяновкада, Девичья Полянада, Сосновкада суүткәргечләрне төзүгә, үзгәртеп коруга да авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдиновның саллы өлеше кергән, проект эшләтеп, аларны килештереп, күпме вакыты тынычсыз үткән. Әмма, иң мөһиме, билгеләнгән эш үтәлгән, ахырына җиткерелгән.
- Саминовка, Нагорный поселоклары халкын да сулы итеп булса, минем бу яктан хыялларым тулысынча тормышка ашачак, - ди Самат Зәки улы. -Бу эшкә проект-смета документлары әзер, аларга экспертиза үткәрелгән. Быел программага кереп булмаса, киләсе елда барыбер әлеге объектларда эш башларбыз дип өметләнәм. Девичья Полянада гидротехник корылма-плотиналы буаны капиталь ремонтлауга да средстволар табылмый калмас, аңа кирәк проект экспертиза да озак тоткарланмас.
Инде егерме елга якын Ульяновка авыл җирлеге башлыгы вазифасындагы Самат Шәмсетдинов юлларны да тизрәк шомарту өчен көчен кызганмый. Җирлек зур бит, биш авыл эчендәге урам юллары гына да 14 километрга сузылган, шуның 10 километры каты өслекле, йөрерлек. Асфальт та җәелсә икән! Быел, юл фонды средстволарына, Девичья Полянада һәм Сосновкада берәр урам юлына 1 километр арада юлга комлы вак таш җәймәкчеләр.
Ульяновка җирлегендә салымнар җыю буенча проблема юк. 2020 ел өчен тиеш 221 мең сум үзсалым акчаларын да тулысынча түләгәннәр.
- Ул яктан халык җаваплы бездә, - ди җирлек башлыгы. - Су өчен дә вакытында акча бирәләр. Ә менә каты көнкүреш калдыклары өчен барысы 45 мең сум әҗәт җыелды. Бу читтә яшәп авылда йортлары булганнар “өлеше”. Монда алар гаепле димим, төбәк операторы аларга да счет-түләү кәгазе китерә. Моның хакында кайда гына мөрәҗәгать итмәдек, әмма әлегә уңай чишелеш юк. Әлеге проблема башка җирлекләргә дә хас.
Ульяновка җирлеге авылларындагы 269 йортта 756 кеше яши, 55 ләп йорт буш тора. Соңгы 5 елда 1124 квадрат метр торак төзелгән.
Башка җирлекләрдәге кебек, соңгы елларда монда да туйлар сирәк үтә, кызганыч, балалар да аз туа. Гаилә фермалары, барысы 62 баш сыер да күп түгел.
- Йөздән күбрәк кеше нефтьчеләрдә эшли, башка шөгыльлеләр дә күп, керемнәре бар. Шуңадырмы, бездә элек-электән мал асраучылар азрак, - ди бу уңайдан Шәмсетдинов.
Соңгы елларда халыкның экологик хәлгә уңай карашы соклану уята. Күпчелек урамнарда, өйләр каршында чүп үстермиләр.
- Халык әйбәт монда, уртак тел таптык, - ди, алда язылганча, инде егерме елга якын җирлек Советы башлыгы булып эшләүче, баштарак биредәге колхозны да җитәкләгән Самат Зәки улы. -Кирәк вакытта ярдәмгә килергә әзер иганәчеләргә дә рәхмәтем зур. Давыдовларга, Прокофьевларга, Филимоновларга, Дютиннарга, Рыбкиннарга, Чугуновларга һәм башкаларга – күп инде алар.
Самат Шәмсетдинов белгечлеге буенча агроном. Колхозда да, Яр Чаллыда комсомол комитетында да чыныгу алган, эшкә остарган. Бик күп бүләкләр иясе.
Ә авторитеты бар, үз фикерле, инициативалы җирлек башлыгының, аңа ышаналар, аның белән санлашалар.
Утыз Имәндә яши алар, хатыны Хасилә белән ике бала үстергәннәр, элеккеге гадәт буенча, иртән үк эш урынына – хәзер инде Ульяновкада үзе тырышып, үзе алдан йөреп салдырган җирлек Советы бинасына ашыга ул.
Июнь башында 60 яшен тутыручы Самат Зәки улының, үзе әйтүенчә, эшлиселәре бар әле, хыяллары тормышка ашып бетмәгән. Сау булсын, сөенә-сөенә эшләсен, яңадан-яңа объектлар төзеп сөенсен!
Фото: автор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев