Ульяновка авылының ветеран укытучысы Константин Васильевка 100 яшь
Арабызда яшәүчеләр арасында тирә-юньдәгеләргә бар яктан үрнәк булырдай кеше дип әйтерлекләре артык күп түгел. Минем шундыйларның берсе – чын кеше, йөзләрчә укучылар тәрбияләгән мөгаллим, Бөек Ватан сугышы ветераны Константин Мартемьянович Васильев хакында сөйлисем килә. Бүген 5 октябрьдә аңа 100 яшь тула.
Бөек Ватан сугышы һәм педагогик хезмәт ветераны, элеккеге хезмәттәшебез Константин Мартемьянович Васильевка 5 октябрьдә – Укытучылар көнендә 100 яшь тула.
Константин Мартемьянович озак еллар Ульяновка мәктәбендә укытучы һәм директор булып эшләде, күп буын яшь педагогларның остазы иде. Ул мәктәп һәм авыл тарихында тирән эз калдырган шәхес. Мәктәпнең йөзләрчә чыгарылыш укучылары ветеранны ихтирам белән искә ала.
Хөрмәтле Константин Мартемьянович, бер гасырлык юбилеегыз белән котлыйбыз. Без сезнең белән горурланабыз, сездән үрнәк алабыз. Сезгә нык исәнлек, бәхетле картлык, түземлелек һәм оптимизм телибез. Якыннарыгызны һәм авылдашларыгызны сөендереп озак яшәгез!
Ихтирам белән, район мәгариф бүлеге, профком, мәгариф учреждениеләренең педагогик коллективы.
Константин Мартемьянович Ульяновка авылында крестьян гаиләсендә туган, балачактан тормышның бар нужасын, михнәтен күреп үскән. Гаиләдә - дүрт бала, әтиләре Мартемьян Васильевич аларны ничек булса да укытырга тырыша. 30 нчы елларда аны кулга алалар, йортын, мал-мөлкәтен тартып алып, Себергә озаталар. Костяны һәм ике сеңелесен туганнары сыендыра, ә әниләре теләнергә мәҗбүр булган.
Ульяновка авылында беренче баскыч мәктәбен тәмамлап, укуын Ивашкино колхоз яшьләре мәктәбендә (ул вакытта укытуның шундый формасы булган) дәвам итә Константин.
Чабата киеп, урман аша мәктәпкә йөргәннәр, арыганнар, шулай да дәресләрен калдырмаганнар. Укуын бетергәч, Константин Аксубай педагогия училищесына укырга кереп, аны 1937 елда Мактау грамотасы белән тәмамлый. Аннан соң Яңа Элмәле башлангыч мәктәбендә өч ел укытучы булып эшләп, 1940 елда Кызыл Армия сафларына алына. Украинада элемтәче сыйфатында хезмәт итә, Бөек Ватан сугышы башланганда да шунда була. Сугышның беренче көннәреннән үк аяусыз, канлы бәрелешләрдә катнаша.
Константин Васильев июнь ахырында яралана һәм госпитальгә эләгә. Аннан, дәвалану өчен, яшәү урыны буенча эшкә җибәрелә, укыта. 1943 ел башында янә фронтка китә, Курск дугасында барган зур сугышларда катнаша. Күрсәткән батырлыклары өчен “Батырлык өчен“, “Сугышчан казанышлары өчен“ медальләре белән бүләкләнгән. Белоруссия фронтының 1 нче танк армиясе составында якташыбыз сугышны Берлинда тәмамлый.
Константин Мартемьяновичны 1946 елда демобилизациялиләр, тик Көнчыгыш Германиядә урнашкан гаскәрләр политуправлениесе карары белән, аны гарнизон мәктәбендә хәрбиләр балаларын укытырга калдыралар. Бик үтенгәч, 1948 елда аңа туган якка кайтырга рөхсәт бирелә. Ул янә Ульяновка сигезъеллык мәктәбендә укыта башлый. Шунда 1981 елга кадәр укытучы, завуч, директор булып эшли, читтән торып Ульяновск педагогия институтын тәмамлый. Хатыны Ольга Аркадьевна белән, алар дүрт бала тәрбияләп үстерделәр – барысы да югары белемле. Бер уллары һәм кызлары әтиәниләре юлыннан китәләр – укытучы булалар. Олы уллары Виталий Константинович - “Уралмашзавод“та бораулау вышкалары әйдәүче инженер-конструкторы, аның улы – фәннәр кандидаты. Константин Мартемьяновичның 10 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар. Мәктәптә эшләгән чорында ул йөзләрчә укучы тәрбияләде, алар арасында зур галимнәр, механизаторлар һәм терлекчеләр, укытучылар һәм инженерлар бар. Алар барысы да яраткан укытучыларын хөрмәт хисе белән искә алалар.
Без, Ульяновка авыл җирлегендә яшәүчеләр, барлык укытучылар һәм укучылар Константин Мартемьяновичны чын күңелебездән олуг юбилее белән тәбриклибез, саулык-сәламәтлек, уңышлар телибез.
Николай Иванов,
Ульяновка урта мәктәбе укытучысы
Фото из архива.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев