Ульяновкадан Нина Ефремова сок ясау өчен сары кабак үстерә
Ульяновка авылында яшәүче Нина Ефремова быел инде җиденче “партия” кабак согы ясаган.
Ефремовлар кабакны ел да күп үстерәләр. Аны ашатырга маллары да шактый: хуҗалыкта сыерлары, таналары, үгезләре, дуңгызлары, кош-кортлары да бар.
-Моңа кадәр сок ясаганым булмады. Быел бертуганым кунакка кайткач: “Сез нишләп кабакны терлекләргә генә ашатасыз? Бигрәк файдалы бит, үзегезгә дә кулланыгыз. Без әле шәһәр җирендә аны сатып та алабыз”, - диде. Шуннан соң кабак суы ясап карарга булдым, - ди Нина Николаевна.
Быел аларның бакчаларында кабак аеруча уңган, әле шуңа өстәп кодагыйлары да биргән. Сок ясау өчен Нина Ефремова сары, сусыл эчле кабакны куллана. Бер “партиядән” – чама белән ике кабактан 13 литрлап сок чыга икән. Уңган якташыбызның ике улы, кызы, кияү-киленнәре, оныклары да әлеге сокны бик яраталар, ди. Файдалы эчемлекнең рецепты белән хуҗабикә безнең белән дә уртаклашты.
Кабак согы рецепты.
Ике уртача кабакны кабыгыннан әрчеп, вак шакмакларга турарга. Аларны кәстрюльдә, өстенә чыгарлык итеп су салып, сүрән утта кайнатырга кирәк. Кабак йомшаргач, аны блендер белән изәргә, бер килограмм шикәр комы, ике бал калагы лимон кислотасы, тәменчә алма яки әфлисун согы өстәп, кабат кайнатырга. Кайнар сокны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, каплап куясың. Сок әзерләүгә якынча 4-5 сәгать вакыт китә. Сокны сыеграк ясарга теләсәң, суын күбрәк өстисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев