Ульяновкадан Нина Ефремова кодагыйларын да чуваш хушпуы киеп каршылаган
Төрле төсле, ялтырап торган дистәләгән чуваш милли хатын-кыз баш киемнәре – хушпулар... Боларны Ульяновкада яшәүче Нина Ефремова ясаган.
Нина Николаевна егерме ел элек Ульяновкага күрше Аксубай районы Тимошкино авылыннан килен булып төшкән. Ире Петр Анатольевич белән шактый зур хуҗалык тоталар: сыерлары, таналары, үгезләре, дуңгызлары, кош-кортлары бар. Үзе авыл чиркәвендә эшли. Шуңа да карамастан, кул эшләренә вакыт таба. Аерым алганда, чуваш милли баш киеме – хушпу ясый. Хуплу белән бутыйсы түгел, анысы татар бәлеше, рус курнигы сыман, ә хушпу – баш киеме.
-Унбер ел элек авылдагы якшәмбе мәктәбенә йөргәндә хушпу ясарга өйрәнү теләге туды. Кешеләрдә күрәсең дә, бигрәк матур бит. Күрше Сосновка авылындагы танышым Зина апага өйрәнергә йөрдем, - ди Нина Николаевна.
Хушпуның эче - бәйләнгән яки тукымадан тегелгән башлыктан тора. Анысын уңган якташыбызның сеңелесе эшләгән. Тышкы ягын матурлау өчен исә оста пайеткалар, сәйлән (бисер) һәм тәңкәләр кулланган.
-Элегрәк Чирмешәндә сатылмый иде алар. Ульяновскида, Яр Чаллыда, Нурлатта яшәүче туганнарыма, дусларыма фотога төшереп җибәрә идем, ниндиләрен алып кайтырга икәнлеген. Элек хушпуларны милли орнаментлар белән бизәгәннәр. Аларын да сатып алгаладым. Тырышып утырсаң, бер айда өлгертеп була бер башлыкны, - ди Нина Ефремова. – Эленке-салынкы йөрсәң инде, озакка сузыла. Көне-көне белән бер дә утырып булмый, эш күп була иде. Кайвакыт, йокы алмаса, төннәрен дә эшләдем. Кәеф яхшы булганда, эш ансат, тиз бара ул. Шулай да, күпчелек көндез эшлисең.
Якташыбызның ире дә кул эшләрендә булышкан: җепләрен энәгә саплап биргән: аның күзләре яхшырак күрә икән. Хәзер инде Нина Николаевна әлеге кул эше белән шөгыльләнми, күзләре начаррак күрә башлагач, тигез, туры килеп чыкмый, ди.
-Үзем ясаган хушпуларның унбишләбен туган авылым Тимошкинога саттым да. Хәзер соңгылары үзебез өчен генә калды. Берничәсе әле ясап та бетерелмәгән, - ди оста. – Әлеге баш киеменең алгы ягындагы тагылма бизәкләре кыскарак була, алды-арты шулай аерыла. Тагын бер үзенчәлеге: кияүдә булмаган кызлар кия торганнарының очлы башы ябык, кияүдәгеләрнең – ачык була. Үзебездә бәйрәмнәр, туган көннәр үткәргәндә шушы хушпуларны киябез. Бик матур килеп чыга. Иремнең, сеңелемнең дә чуваш милли киемнәре бар. Әле кызыбызы кияүгә биргәндә дә, кодаларны каршылаганда, шулай киенгән идек. Үзебезчә, бик милли, күңелле булды.
Якташыбыз дини йолаларны да тота икән. Балалары (ике уллары һәм бер кызлары, барысы да тормышлы) белән туган телләрендә – чувашча сөйләшергә тырыша.
-Дөрес, хәзер яшьләр чуваш телендә бик аралашмый. Аңлавын аңлыйлар, беләләр дә үзләре. Ә менә шәһәрдән кайтучы оныклар инде чувашча дәшкәнне аңламыйлар. Нишлисең, алар балалар бакчасында русча сөйләшеп тәрбияләнә, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев