Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Ульяновкадан Елена Симухина “Безнең Чирмешән”не авылда иң беренче булып укый

Ульяновка авылында яшәүче Елена Симухина “Безнең Чирмешән” газетасы редакциясе оештырган акциядә приз отучыларның берсе.

Якташыбыз инде лаелы ялда, әмма авыл кешесенең өйдә дә эше җитәрлек, аеруча хәзер, бакчаларда җиләк-җимеш өлгергән чак.

-Ял иткән вакытта район газетасын укып чыгам, яңалыклар белән танышам. Яшьләр Интернеттан укыйбыз, диләр. Без инде элеккегечә, газетаны кулга тотып укырга күнеккән. Башка басмалар алдырмыйм да. Мин бит элемтә бүлекчәсе каршында яшим, хат ташучы газета-журналлар таратуны безнең почта тартмасыннан башлый, димәк, мин район яңалыкларын авылда иң беренче булып беләм, - ди Елена Васильевна.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев