Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Ульяновка пенсионерлары Рыбкиннар әллә никадәр макулатура җыйганнар

Ульяновка пенсионерлары Николай һәм Елизавета Рыбкиннар, макулатура һәм пластик җыеп, авыл мәктәбенә экологик акциядә катнашырга ярдәм иткәннәр.

Элек алар икесе дә колхозда эшләгәннәр. Соңгы вакытта Елизавета Ксенофонтовна – кибеттә, Николай Егорович авылдагы янгын сүндерү частендә эшләп лаеклы ялга чыкканнар. Колхоз елларын икесе дә сагынып искә алдылар.

-Ул чакта колхозда унбишәр машина, комбайн бар иде, тракторлар да шактый. Армиядән кайткан яшь егетләр читкә китү ягын карамады, колхозда барысына да эш табылды. Мин үзем дә, хезмәт итеп кайткач, комбайнчы, тракторчы, машина йөртүче булып эшләдем. ГАЗ-52, ГАЗ-53, ЗИЛ, КамАЗ машиналарын иярләдем. Теләсә нәрсә әйтегез, яхшы заманада яшәдек. Хәзер эш булмаганга яшьләр авылда калмый, - дип сүзен башлады йорт хуҗасы.

Гомерләре буе тырышып эшләргә өйрәнгән өлкәннәр бүген дә тик тора алмыйлар, йорт тутырып терлек асрыйлар: абзарларында дуңгызлар, сыер, үгез, кош-корт бар. Өстәвенә, оныкларга ярдәм булыр дип, макулатура һәм пластик та җыялар.

-Калган газеталар, картоннар, лимонад шешәләре – берсен дә чүплеккә ташламыйбыз, җыя барабыз да, оныклар мәктәпкә илтеп тапшыралар. Әле безнең йорт янындагы юл өстендә автобус тукталышы урнашкан, шуның тирәсенә ташлап калдырганнарын да һәр көнне чыгып җыеп керәбез. Безнең – өйдә торган кешенең вакыты бар, ә тирә-юнь чистарып кала, - дип сүзгә кушылды Елизавета Ксенофонтовна.

Сүз уңаеннан, армияне телгә алганда, өлкәннәр үзләренең ике уллары да хезмәт итеп кайтуын сөйләделәр. Өстәвенә, бер уллары Чечняда булган, икенчесе 2022 елда өлешчә мобилизация буенча махсус хәрби операция зонасына алынган.

-Улыбыз бик еш булмаса да, элемтәгә чыккалый, андый көннәрне, канатларың үсеп чыккан кебек, шатланып эшләп йөрисең. Озаграк хәбәре булмаса инде кәеф төшә. Менә бүген иртән шалтыратты, без бик шат, хәзер тукталыш тирәләрен чистартып кайтабыз, - дип, өйлкәннәр тукталышка таба юл алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев