Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Туймәттән Саимә Сафинаның туган көнен авылда үткәрделәр

Туймәттә туып үскән Саимә Габдулла кызы Сафинаның 90 яшьлек юбилеен, төрле җирләрдә яшәүче балалары авылда бергә җыелышып, зурлап бәйрәм иттеләр.

Соңгы ике елда әби Яр Чаллы шәһәреннән ерак түгел бер авылдагы кызы Резеда гаиләсендә яшәсә дә, әниләренең туган көнен авылда, төп нигездә үткәрергә нияләгәннәр.

-Без җиде бала үстек. Кызганыч, бүген арабызда энебез Раил юк, узган елны аны соңгы юлга озаттык, - дип сөйләде әнисенең юбилеена Яңа Чишмә районыннан килгән Розалия Габдрахман кызы. – Әти үлгәненә дә 30 ел. Бүген йортта кеше калмаса да, утны, газны әле өзмәдек. Ике туганыбыз да бит гаиләләре белән монда гомер итәләр. Без дә кайтып йөрибез. Әнинең туган көне дә авылга кайтырга сәбәп булды. Үзе дә читтә сагынып яши, ул да авылны күреп килсен дидек. Безнең әни искиткеч яхшы. Аны авылдашлар да бик яратты, күршеләр белән дә бик әйбәт яшәделәр.  Әни беркайчан да төшенкелеккә бирелмәде, сүзгә дә бик оста булды, шаяртырга яратты, гомумән, позитив кеше иде.

Олы яшендә булуына карамастан, әби әле аякта йөри, биш вакыт намазын да калдырмый. Дөрес, колаклары гына начар ишетә башлаган.

Габдрахман белән Саимә - икесе дә Туймәт авылында туып үскәннәр, гаилә корганнар, балалар үстергәннәр. Саимә апа озак еллар колхозда төрле эшләр башкарган, мәктәптә техничка булып та эшләгән. Бүген аның 14 оныгы, 23 оныкчыгы бар.

Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл  Моксинова, социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина һәм Туймәт авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Рәзилә Фәссахова котлады. Ветеранга район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән котлау сүзләре ирештерделәр, бүләкләр бирделәр.

-Мине шулай зурлаганыгыз өчен сезгә дә зур рәхмәт. Исәнлектә яшәгез, - дип озатып калды кунакларны юбиляр.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев