Туймәттән Галимовларның “Ока” двигательле тракторлары К-700 сыман
Туймәт авылыннан Галимовлар киләсе елда бәрәңгеләрен үз чәчкечләре белән утыртмакчы. Авыл кулибиннары аны үзләре үк ясаган “Ока” двигательле кечкенә тракторларына тагачак.
Осталар, уңганнар алар. Гаилә башлыгы Наил абый, агач, тимер эше дисеңме – барын да булдыра. Хәзер Әлмәттә яшәүче уллары Рамил дә шундый. Хуҗалыктагы мини-трактор – аның иҗат җимеше.
-Бер кышта ясап чыкты ул аны, “Арыгансыңдыр, кер инде”, дигәч, “Әни, мин монда шулай ял итәм”, дип, гаражыннан иртәнге якта гына кереп ята иде, - дип улын мактап алды әнисе Роза апа.
Әтиле-уллы Галимовлар үз тракторлары белән печән чабалар, бакча сукалыйлар, кар төрттерәләр.
-Аңа инде 10 еллап. Хуҗалыкта менә дигән техника булды. К-700 сыман биленнән бөгелә, “шаровый”, шунысы җайлы, - ди Наил Закир улы.
Чанаңны – җәйдән, арбаңны – кыштан әзерлә дигәндәй, Галимовларның бу көннәрдә шушы тракторга тагын бер пар - бәрәңге чәчкеч әмәлләүләре. Чирмешәндә яшәүче, каникулдагы онык Мансур да тимер белән эшләү серләрен сеңдереп үсә.
Уңган гаиләнең тимер кыру станоклары да бар, анысын Рамил эшләтә, эретеп ябыштыруларга ул алына. Ә заманында колхозда тимерче - кузнец булган Наил абый күбрәк калай бөгү мәшәкатьләрендә. Хәтта металломга ташланган тимер-тимерга шулай итеп “җан өрелә”.
Галимовларның бакчасы бик бай. Традицион помидор, кыярдан кала, башка яшелчә, җиләк-җимеш тә уңа монда. Кавыннары, карбызлары өлгергән. Шуның өстәвенә, Роза апа виноград белән “җенләнгән” кеше.
-Соль-Илецкига баргач, “алешкин” сортлы ике ботак алып кайткан идек, шуннан китте инде, - ди Роза Камил кызы.
Бүген аның “плантациясендә” тәлгәш-тәлгәш уңыш бирүче егермеләп сорт виноград үсә. “Аркадия”, “юпитер”, “брависсимо”, “запорожский” дигәннәре бар.
-Виноград үстерүнең сере дисезме, вакытында суын сибәргә, чирләргә каршы препаратлар белән эшкәртергә, анысын да вакытында башкарырга кирәк, - ди бакчачы.
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев