Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Туймәттә яшәүче ветеран үзен бик бай кешегә саный

Аның берсеннән-берсе үткен, уңган киленнәре, уллары, кардәшләре – санап бетергесез байлык. Туймәттә яшәүче 90 яшьлек Хәдичә Кәримова бәхетен шунда да күрә. Янындагы, төп йорттагы килене Роза белән алар әниле-кызлы кебек, 32 ел тату гомер итәләр. Бөтен эшне бергә киңәшеп башкаралар.

- Без монда кайтып-китеп, кереп-чыгып йөрүчеләр генә. Йорт мәшәкатьләре Роза җилкәсендә, аңа рәхмәт, - диләр килендәшләр.

Бүген инде аерым йомыш кушмасалар да, Хәдичә әби бакчага да чыга, суган түтәлләрен тәртиптә тота. Улы Фәрит вафат булгач, мал-туар янында күбрәк Роза. Андый чакта Хәдичә әбинең өйдә күз-колак булып торуы бик яхшы. Аннан соң оныклар -  өч улы да эшкә өйрәнеп үскәннәр, пөхтәлекне яраталар. Аларсыз ел да әллә ничә үгез симертү кыенга туры килер иде. Кош-корт та күп Кәримовларда, бытбылдыкка кадәр үстерәләр икән.

Хәдичә Минач кызы 14 онык, аларның 19 баласының да кадерле әбисе. Биш улының өчесе исән-сау. Ире Сабирҗан 14 ел элек вафат булган.

Юбилярны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Мөксинова да котлады, якташыбызга район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырды. Туймәт авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рәзилә Фәссахова да бүләк белән килгән.

Зур, нурлы бу өйдә бүгенге кунакларның күбесе Хәдичә әбине мактады: гел сабыр, тырыш, тәрбияле, ипле булды, гайбәт сөйләп йөрмәде, киленнәре белән сүзгә килмичә яшәде, диделәр. Сыйлы табында элеккеге елларны да сагынып искә төшерделәр. Өстәл бизәүдә Хәдичә әби үзе дә катнашты, тәмле ризыклар, күчтәнәчләр белән сыйлады.

Хезмәт ветераны әле бүген дә яхшы формада: җиләк җыя, ашка йөри, газета-журналлар укый, ишетә, күрә.

- Самолетта гына очкан юк, - диде ул. –Ә поездда әллә кайларга кунакка бардым, дөнья күрдем.

Яшьрәк чагында ире Сабирҗан белән Свердловск якларында биш ел урман кискән Хәдичә Кәримова колхоз эшендә дә алдынгы булган. Туймәттә бу гаилә гел үрнәккә куела.

- Хезмәт белән көн күргәнгә Ходай озын гомер биргәндер, - ди ветеран. –Янәшәмдә яхшы күңелле кешеләргә дә рәхмәт яусын.

Хәдичә әбигә саулык теләдек. Кирәк кеше бит әле ул. Әнә шушы көннәрдә бер оныгын – Хөсәен улы Венерны армиягә озатканнар. Әбисенең догалары аңа бар эшендә ярдәмче булсын, исән-сау әйләнеп кайтсын.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев