Туймәт юбилярын туган көне белән котларга Лашманга бардылар
Туймәт авылында туып үскән, шунда тормышка чыгып, балалар үстергән Фәхргалләм Мирҗаҗан кызы Гайнуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котларга Лашман авылына бардык.
Бүген ул биредә кызы Мәдинә, кияве Азат (Җиһангировлар) тәрбиясендә гомер кичерә.
Фәхргалләм әби ишле гаиләдә туып үсә. Әтисе сугышка киткәндә, аңа 6 яшь булган. Фәхргалләм 1956 нчы елда авылдашы Закирҗан белән гаилә коралар, биш бала үстерәләр. Алар икесе дә гомер буе колхозда эшләгәннәр.
-Безнең әни бик уңган, сабыр кеше. Ул озак еллар каенанасы, каенатасын карап, аларны соңгы юлга озатты. Аннан соң, алар бит төп нигездә яшәделәр. Кайтучы, китүче бик күп иде. Атна саен кунаклар булды, без үзебез дә биш бала. Әни бөтенесен ачык йөз белән каршы алып, кунак итеп, озатып кала иде, - ди кызы Мәдинә.
Әбинең исәнлеге мактанырлык булмаса да, үзе әле бик зиһенле. Килгән кунакларга да, рәхмәтен, матур теләкләрен әйтеп утырды.

Юбилярны гомер бәйрәме белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Мохсинова да килде. Ул юбилярга район башлыгы исеменнән котлаулар һәм бүләк тапшырды. Әбигә районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина һәм Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов да котлау сүзләре ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев