Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Кармалка турында дүртенче китап басылды

Түбән Кармалка авылы турында Анатолий Чернышевның «Мы родом из Нижней Кармалки» дигән китабы дүртенче тапкыр басылды.

Беренче тапкыр ул 2017 елда дөнья күргән. 2019 нче елда автор, өстәмәләр кертеп, кабат аны нәшриятка тапшырган һәм 2021 нче елны әлеге хезмәт өченче тапкыр дөнья күргән.

Быел автор, мәгълүматлар өстәп, китабын яңадан бастыра. Шушы көннәрдә Түбән Кармалка авылында бу хезмәтне тәкъдим итү кичәсе булды.

Китапта авылның үткән тарихы: революция, колхозлашу, сугыш еллары һәм бүгенге тормыш сурәтләнгән, фоторәсемнәргә дә күп урын бирелгән. Монда һәр кармалкалы үзенең нәселе турында мәгълүмат таба ала. Шунда ук авылдан чыккан шагыйрәләр – Нина Тельпиш, Нина Граханцева, Татьяна Татарчинская (инде мәрхүмә), аның кызы Зоя Татарчинская һәм авторның үз иҗат җимешләре дә урын алган.

Шуны билгеләп үтәргә дә кирәк, соңгы басмага автор махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары турында да мәгълүмат керткән. Авылда узган чарада Анатолий Петрович үз китабын ул егетләрнең әти-әниләренә дә тапшырды.

Яңа китапны тәкъдим итү чарасында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов та катнашты, Анатолий Чернышевка район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

84 яшьлек автор озак еллар Әлмәттә яшәсә дә, Түбән Кармалка авылын кече ватаны дип саный. Аның бала чагы авылда үтә, Анатолий яшүсмер вакытта әти-әниләре Әлмәткә күченеп китә. Анатолий Чернышов гомерен иҗатка багышлый, “Знамя труда” газетасында 40 ел журналист булып эшләгән. Пенсиягә чыккач, Анатолий Петрович туган авылы турында китап чыгарырга уйлаган һәм аның хыялы тормышка ашкан. Аңа авылдашлары бик рәхмәтле.

Фотография: https://vk.com/public178148468

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев