Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Кармалка пенсионеры “Безнең Чирмешән” газетасы акциясендә хуҗалыкта кирәкле эш коралы отты

Түбән Кармалка авылында яшәүче пенсионер Мария Белобородова район яңалыклары белән “Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) газетасы аша таныша.

-Хат ташучыбыз Людмила Курмыгина тырыш кеше,  газета-журналларны вакытында китерә, - дип мактап телгә алды ул авылдашын.

Мария Алексеевна белән редакция бинасында сөйләштек. Ул бирегә призын алырга килде.

-Газетага язылмыйча калганым юк, яратып укыйм, аеруча райондашларыбыз турында язмалар кызык: кем ничек яши, нәрсә эшли, нәрсәләр үстерәләр...Редакциянең абунәчеләре арасында призлар уйнатулары хакында да белщ идем, әмма бәхетемне быел гына сынап карарга булдым. Бүләкнең дә бик зурысын – электр дрель оттым. Хуҗалыкта кирәк әйбер. Редакция хезмәткәрләренә, бүләкләр бирүче иганәчеләргә зур рәхмәт, - диде Мария Алексеевна. 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев