Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Түбән Кәминкәдән Чутыр Фатыймаларда атна саен бер сарык чалганнар

Бадамшиннарда гел кеше күп булган. Җәйләрен алар йортында вакыты-вакыты белән 25шәр кеше яшәгән. “Заманында атнасына бер сарык чала идек”, - ди киленнәре Фидания.

Ышанырлык та, әнә әниләре, әбиләре Фатыйма әбинең 90 яшьлек юбилеенда әлеге йорт янә “у” килеп торды. Һич ялгансыз, бу көнне монда олысы-кечесе, баласы-чагасы – иллеләп булгандыр. Барысы да юбилярны хөрмәт итеп килгән, кайткан.

-Мине Чутыр Фатыйма диләр иде, - ди юбиляр.

-Газетага да шулай язсам, ачуланмыйсызмы?, - дигәч.

-Яз, улым, яз, начар яктан кушмадылар аны, мактана димә, кечкенә булсам да, уңган идем, - ди әби.

Түбән Кәминкәдә яшәүче Фатыйма Идрис кызы Бадамшина 1935 елда дөньяга килгән. Июль аенда 90 яшь тулды аңа. Улы Заһит, килене Фидания янында гомер итүче юбилярны районнан да килеп тәбрикләделәр. Районның ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Миләүшә Батыршина аңа район башлыгы Рамил Айбатовның котлау хатын һәм бүләген тапшырды.

-Сугыштан соң 7 класс бетердем. 8 нчегә Лашманга барган идем, ике көн укыдым да, уку түләүле дигәч, кайтып киттем – акча юк. Кая акча – туйганчы ашарга да юк әле ул заманда, - дип үткәннәрне искә алды Фатыйма әби.

Фатыйма 1950 нче еллар башында сарык фермасында эшли башлый. Колхозда берара тавыклар асрыйлар, кызга анда да эшләргә туры килә. 20 яшендә, 1955 нче елда авылның уңган тракторчысы, механизатор Габделхак белән тормыш коралар.

-Без аның белән балачактан гел бергә идек, егет белән кыз булгач, өйләнештек, - дип мәрхүм ирен искә алды Фатыйма әби.

Бадамшиннардан кеше өзелми дидек. Элек тә шулай булган. Авылда алар беренчеләрдән булып телевизор алгач, алар өе тәмам “кинозалга” әверелә.

-Арт урам халкы бездә иде инде. “Неман” дип аталган телевизордан атнасына бер тапкыр татарча спектакль күрсәтәләр. Бу көнне халык аеруча күп була иде, - ди Бадамшиннарның олы улы Илһам.

Фатыйма Бадамшина каенатасы, каенанасы белән уртак тел табып яшәп, аларны соңгы юлга озата. Бүген инде үзе – хөрмәтле каенана, әни, әби.

-Әни исән булганда – без әле һаман бала-чага, - диләр балалары.

Әлбәттә, бүген аларның төп йортта энеләре Заһит, киленнәре Фидания барысын да кунак итеп озатып тора. Әниләрен төп караучылар алар.

-Без эштән бикле ишеккә кайтып кермәдек, балалар ашаткан-эчерткән иде. Әни безгә бик булышты. Шуның өстенә, җәй көне бит әле шәһәрләрдә каникулга 9-10 бала кайта. Ул аларны да сыйдырды, - ди авылдагы табиблык амбулаториясендә эшләүче килене Фидания.

-Хәзер олыгайды инде, элек әни пешергән кәкәш – бәрәңге пәрәмәченең, кабартма, коймакларының тәмен мәңге онытырлык түгел, - дип сүзгә кушылды Заһит абый да.

Марат Гомәров фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев