Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Кәминкә ветераны кунакта сыман яши

Туганының балалары Мәүҗүдә Вахитованы инде 11 ел кадер-хөрмәттә яшәтәләр. Апаларының 95 яшьлек юбилеена туй өстәле кебек мул табын да көйләгәннәр.

Мондый мөнәсәбәт өчен, Ходай әҗерләрен бирсен, ветеран бүген дә рәхмәт сүзләрен еш кабатлады: - Бик карыйлар, кунакта сыман тормышым, - диде.

Мәүҗүдә Нурулла кызын районнан килеп тә котладылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов аңа Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырды, саулык, озын гомер теләде.

Болай зурлаучыларга да күңеле тулып, рәхмәт җиткерде 95 яшьлек якташыбыз. Кызганыч, табын янында озак утыра гына алмады. Олы кеше тиз  арый шул.

- Апа үзе дә яхшы, уңган булды, - ди йорт хуҗасы Минсалих абый. – Ул авылга Югары Кәминкәдән, олыгая төшкәч килен булып килде. Ире Габдулла абый инде вафат.

75 яшьлек Минсалих абый элек уңган комбайнчы, тракторчы буларак хөрмәт яулаган, хатыны Хәлимә терлекчелектә макталып эшләгән. Сабыр, игелекле, булдыклы кешеләр. Уллары Илшат та, әтисе кебек, оста механизатор. Киленнәре – 6 бала әнисе Татьяна башта фермада хезмәт куйса, хәзер кибеттә сата икән.

- Мин бу авылга кунак кызы булып килдем һәм шуннан торып калдым, - ди Оренбург ягында туган Татьяна. – Татар телен дә, гореф-гадәтләрне дә өйрәндем. 20 ел биредә яшим бит, моңа бер дә үкенмим. Халык яхшы, ипле Түбән Кәминкәдә.

Әниләренең бертуганын котларга Минкәшиф абый белән Асия апа да кайтканнар. Алар Әлмәттә, инде 53 ел бергә, тату яшиләр.

Ишле, 12 кешеле, өлкән кардәшләрен дә сыендырган Гыйрфановлар мал-туар асрыйлар, бакчаларын тәртиптә тоталар. Кайткан-киткәннәргә ишекләре, йөзләре ачык. Мәүҗидә әбинең дә аларга дәгъвасы юк, ә менә дәүләттән яңа коляска бирсәләр бик ярар иде. Ветеран хәзер үз аякларында йөри алмый бит.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев