Түбән Кәминкә шагыйренең шигырьләре уйландырырлык
Дөньяның бөтен матурлыгын, киңлеген, иркенлеген, тормышның мәгънәсен китаплардан гына укып, кыска гына гомер яшәгән Даниябезгә, исән булса, 70 яшь тулыр иде.
Заманында районыбызның Утыз Имәни исемендәге премиясен алган, газетаның даими хәбәрчесе иде ул. Дания язмалары аша авылның батыр, уңган хезмәтчәннәре, гыйбрәтле вакыйгалары, сугышта күрсәткән батыр ир-атларның гомер юллары белән бөтен район танышып барды. Район газетасының һәр басмасын диярлек аның эчтәлекле шигырьләре бизәде. Яңа басманы алгач та, беренче аның язмаларын укыйбыз, дия иделәр ул вакыттагы укучылар.
Аның шигырьләре үзе бер дәверне искә алып, кабат-кабат уйланырлык иде шул. Әле сүзләрдә генә сөйләнеп, бетеп бара торган авылларга “Бетүгә йөз тоткан авылларга багышлап” дигән һәм Габдулла Тукайга атап “Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы” дип аталган шигырьләр иҗат итте. “Сиңа”, “Әниләр көтә улларын” дигән иҗат җимешләрен бүген дә халык яратып укый. Кыска гына гомере эчендә 100дән артык шигырь язып, бик күп вакыйгаларны яктыртты ул. Аның тормышы әдәби китаплар дөньясында, язучылар белән аралашып узды. Янына килгән Ниаз Акмал (вафат), Рәшит Минһаҗ, Вәсилә Сәхаповалар аңа яшәргә көч-куәт биреп тордылар. Язучыларның әсәрләре белән танышып, ул да алар кебек матур, мәгънәле итеп иҗат итәргә тырышты. Даниянең язмалары Татарстан газеталарында, Самара шәһәренең әдәби журналларында басылып барып, халыкның күңелләренә үтеп керде, югары уку йортларында укучылар аның иҗатын, тормыш юлын “диплом” эшләрендә кулландылар. Әле күптән түгел, Әлмәт районының Елховой авылы укытучылары аның тормышын, иҗатын күрсәтеп, ачык дәрес уздырды. Наил Шәймәрданов “Туган авылым” шигыренә көй язып, аны үзенең җырлар җыентыгы кассетасына кертте. Авыл китапханәчесе Зөлфия Мәссарова Даниянең үзен, аның иҗатын яшь буынга оныттырмас өчен әледән-әле очрашулар уздырып тора. Укытучылар мәктәп балаларына эчтәлекле, матур шигырьләрен укып, аңлатма бирәләр. Даниянең шигырьләрен укыган саен укыйсы килеп тора: һәр сүзе, һәр җөмләсе мәгънәле, халык күңеленә үтеп керерлек итеп язылган шул. Урын өстендәге, ике бармак арасына пумаласы белән кыстырып ясаган картиналары бүген дә өебезне бизәп, ямь биреп тора. Хыялланды Дания, һәр яңалык белән алдан танышты. Кулга тотып, кешене күреп сөйләшә торган телефоннар, итәккә куеп, рәхәтләнеп эшли торган ноутбуклар хыялда гына калды. Көннәрен дару кабып уздырса да, эзе калды халык күңелендә.
Авыл яшәгәндә, синең иҗатыңны оныттырмаслар.
Урының җәннәттә булсын, кадерлебез!
Хөрмәт белән Миңнегөл Әгъзамова.
Түбән Кәминкә авылы.
“...Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы” Г.Тукай
Күңел дәрьясыннан ташыган моң
Сызлып чыккан җаның аркылы.
Җанны-җанга иңеп тетрәндерә
Җырларының сагыш ялкыны.
Шыксыз кышның салкын бураннары
Син ятимне азмы өшеткән?!
Язмыш сине артык кашык итеп
Алып кергән ничә ишектән?!
Алып кергән, гүя, күрегез, дип
Замананың ятим баласын,
Тик белмәгән, халык күңелендә
Үксез булып түгел,
Үзенеке,
Үз Тукае булып каласын.
Теләгәнсең, шагыйрь, жирне
Хаклык,
Тоташ шатлык итеп күрергә.
Иркен булганда да көч тапкансың
“Китмибез!” дип җырлап йөрергә…
Син көткән яз күкрәп йөри җирдә,
Чәчэкләрне йөри уятып.
Тукай язы диеп җил йөгерә,
Җыр йөгерә дөнья буйлатып.
Әниемә
Якты гомер бүләк иттең, әни,
“Балам!”- диеп кочтың күкрәгеңә.
Ышыкладың җил-яңгырдан безне,
Куркытмады күкләр күкрәве дә.
Куркытмады тормыш давыллары,
Бер ялгызың мендең үрләренә.
Балаларың өчен өзгәләнеп
Кердең утка, төштең күлләреңә.
Зарланмадың йөгем авыр диеп, -
Безнең язмыш иде иңнәреңдә.
Күп булгандыр тешең кыскан чаклар,
Хәлең бетеп авыр көннәреңдә.
Тормышымның авыр мизгелендә
Күз алдына килә синең сының
Өметсезлек җанга үрләгәндә
Тоям, әни, синең җылы тынын.
Шул жылылык кирэк мина һаман,
Җиңәр өчен язмыш авырлыгын.
Киңәшләрең һаман олы терәк,
Җуймас өчен көчем, сабырлыгым.
Бетүгә йөз тоткан авылларга багышлап
Көзге тынлык. Авыл күген
Каплаган соры томан.
Соңгы тынын ала авыл,
Яралы солдат сыман.
Үзебез дә сизми аңа
Хыянәт иткәнбез шул.
Баласыз авыл, авылмы.
Кояшсыз көннәр бит ул.
Йолдызсыз, айсыз яшәлгән
Караңгы төннәр бит ул.
Юккамыни табылмаган
Малны тауга тиңлибез.
Ни таптык та, ни югалттык
Шуны аңлый белмибез.
...Кая соң газиз улларың
Дан алыр, үрләр менәр!?
Кызларың читтә саргая
Йолкынган гөлләр кебек.
Юмарт шул син, өзеп-өзеп
Бирдең соңгы кисәгең.
Алалганын барын алгач
Калмады шул кирәгең...
Күлмәк җиңен ертып кемнәр
Бәйләр авыл йөрәген.
Дания Әгъзамова.
Түбән Кәминкә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев