Түбән Кама эшмәкәре авылдашларына “Безнең Чирмешән”гә подписка бүләк итте
Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Фаяз Сөнгатов Утыз Имән авылыннан өч хатын-кызны “Безнең Чирмешән”гә яздырды.
Шулай итеп Сания Гыйләҗева, Гөлфия Лотфуллина, Саимә Гатауллина 2025 елның икенче яртысында район хәбәрләрен бүләк газетадан укыячак.
- Әлеге апалар гомер буе колхозда тырыш хезмәт куйдылар. Район газетасы аларга сәдакам булсын, - диде Фаяз Гаяз улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев