Түбән Чегодайның алдынгы кобайнчысы Гариф Ибраһимовка – 95 яшь
Түбән Чегодайның “Жданов” колхозында алдынгы тракторчы, комбайнчы булып хезмәт куйган Гариф бабай Ибраһимовка 95 яшь тулды.
Биш бала әтисе, унбер онык һәм ундүрт оныкчык бабасы, авылның мөхтәрәм аксакалы Гариф Ибраһим улының юбилее уңаеннан Түбән Чегодай мәчетендә корбан мәҗлесе оештырдылар.
Гариф бабайның балачагы, яшьлеге сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килә: ачлык, ялангачлык, юклык, авыр кул хезмәте…
-Безнең буын күп күрде, иле белән күрде ул вакытларда. Донбаста да эшләп кайттым. Аннан соң туган авылымда гомерем буена тракторчы, комбайнчы булып хезмәт куйдым. Ул вакытларда эшебезне күрә белделәр: медальләрем, мактау грамоталарым да бик күп, - ди Гариф Ибраһим улы.
Алар авылдашы Гайшә белән гаилә корып, биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Тик тормыш иптәшенең гомере генә кыска була: Гариф бабайны ялгыз калдырып, Гайшә апа 20 ел элек бакыйлыкка күчә. Ялгыз дигәннән, авыл аксакалына ялгызлыкны сизәргә бирмиләр, читтәге балалары, оныклары да еш кайта, ә инде Чирмешәндә яшәүче кызлары Рәшидә апа гаиләсе белән көн саен туган йөртларына әтиләре янына барып киләләр.
-Әтиебез бик сабыр булды. Зарлана белмәде. Әни белән бергә барыбызга да яхшы тәрбия бирделәр, рәхмәт аларга. Инде егерме ел әтиебез ялгыз яшәсә дә, без кайтканда өе һәрвакыт чиста итеп җыештырылган, коймаклары пешкән була, әле соңгы вакытларда гына бераз “скоростьне” җибәрә башлады, - ди Рәшидә Гатина. – Авырып китсә дә, безгә белгертмәскә тырышты, үзебез сизеп кенә дәваларга алып бара идек. Сүз уңаеннан, әтиебез бервакытта да спиртлы эчемлекләр, тәмәке белән мавыкмады. Гел үрнәк, тәртипле булды. Авыл халкына да рәхмәт, әтиебезне бик хөрмәт итәләр.
Юбилей уңаеннан оештырылган мәҗлестә Коръән аятләре, догалар яңгырады.
-Мине шулай хөрмәт итеп, олылап килгән һәркемгә зур рәхмәт, - диде Гариф Ибраһим улы мәҗлеснең бик күркәм оештырылуына сөенеп.
Сүз уңаеннан Гариф бабай әле дә мәчеткә намазга йөри. Колаклары бераз начаррак ишетсә дә, күзләре яхшы күрә, зиһене дә әйбәт. Бакчасында әле дә яшелчәләр үстерә.
Юбилярны котларга район җитәкчелеге дә килде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов юбилярга район башлыгының котлавын һәм бүләген тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев