Түбән Чегодайда Рәнис Дәүләтшин хөрмәтенә истәлек тактасы ачтылар
Түбән Чегодайдан махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Рәнис Дәүләтшин хөрмәтенә туган авылында истәлек тактасы ачтылар. Ул авыл мәдәният йорты фойесында урнаштырылган.
Рәнис истәлегенә багышланган чарада авылдашлары гына түгел, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Иляева, махсус хәрби операциядә катнашучыларга “Ватанны саклаучылар” ярдәм итү дәүләт фондының район филиалы белгече Алия Шәкүрова, якташыбыз укыган район үзәге лицее укучылары да катнашты. Батыр егетне бер минут тын калып искә алдылар һәм аның фоторәсеме янына чәчәкләр куйдылар. Рәнис Рәшит улы турындагы истәлекләрне яңартканда чарада катнашучыларның күзләре яшьләнде.
- Рәнис безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр, - дип сүзен башлады Наталья Иляева. – Яшь булуына карамастан, ул Ватаныбыз, илебез бәйсезлеге һәм тынычлыгы сагына басты, киләчәк буыннар да якташыбызның батырлыгын онытмасыннар.
Рәнис Дәүләтшин 2022 елның 29 сентябрендә өлешчә мобилизация буенча махсус хәрби операциягә китә. 2024 елның 27 июнендә хәрби бурычын үтәгәндә яраланып һәлак була. Рәнис Дәүләтшин Россия Президенты указы нигезендә “Батырлык ордены” һәм “За отвагу” медале белән бүләкләнгән.
- Рәнис бик тырыш, эшчән, ярдәмчел иде. Беркайчан да зарлана белмәде, махсус хәрби операция зонасында булганда да авыр димәде, “Барысы да яхшы” гына дия иде. Бик ачык иде олысына, кечесенә, - дип искә алды якташыбызның әнисе Гөлнәзирә Дәүләтшина.
Чара барышында батыр авылдашлары рухына Коръән аятьләре укып дога кылдылар.
Илсөяр Гайнетдинова фотолары һәм видеосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев