Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

ТР Премьер-министры урынбасары чирмешәнлеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды

Васыйл Шәйхразиев район Советы сессиясендә якташларыбызны бүләкләр белән сөендерде.

Совет утырышында Васыйл Габделгаяз улы якташларыбызга дәүләт бүләкләре тапшырды.

Россия Президенты Указлары белән, махсус хәрби операциядә катнашучылар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары Алексей Кириллов (Кече Чегодай) “Батырлык өчен” (“За отвагу”), Ренат Могыйзов (Чирмешән) II дәрәҗә “Кыюлык өчен” (“За храбрость”) медальләре белән бүләкләнделәр.

“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте генераль директоры Илшат Гозәеровка “Россия агросәнәгать комплексының почетлы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Әлеге җәмгыятькә Мәскәүдән “Алтын көз” бөтенроссия күргәзмәсенең дипломы һәм алтын медале дә кайткан.

Кулланучыларның “Чирмешән” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Альфрит Хәйрисламов та “Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре” булды.

Бәркәтә мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Җәүһәрия Әхмәтҗанова һәм Ульяновка мәктәбе директоры Андриян Тимирясов “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” исемнәренә лаек булганнар.

Районның “Мәрхәмәтле йөрәк” комплексы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре Наталья Борозина исә “Татарстан Республикасының халыкны социаль яклау атказанган хезмәткәре” мактаулы исеменә ия.

“Сөлчә” җәмгыяте тракторчысы Семен Васюткинга ТР Министрлар кабинетының Рәхмәте белдерелгән. Бөтендөнья татар конгрессының райондагы җирле оешмасы вәкиле  Шәүкәт Гатин “Татар халкы алдындагы казанышлары” медале белән бүләкләнде. Иске Үтәмеш мәдәният йортының бүлек мөдире Рәзидә Галиева конгрессның Рәхмәт хатына ия булды.

Чирмешәннән хезмәт ветераны Хәбибулла Мәгыйзовка “ТР Чирмешән муниципаль районының Мактаулы гражданины” мактаулы исем бирелде. Әлфия Ямаевага, Габдерәхим Утыз Имәнинең нәсел шәҗәрәсен өйрәнү өлкәсендәге хезмәтләре өчен, районның Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге премиясен тапшырдылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев