Төмән якларында туып үскән Саҗидәне Чирмешәндә хөрмәтләделәр
Иске Кади авылында яшәүче Саҗидә Фәхретдинова Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан чыгарылган юбилей медале иясе булды.
95 яшьлек гомер бәйрәмендә әлеге бүләкне аңа район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов өенә барып тапшырды. Саҗидә әбинең туган көненә Россия Президенты Владимир Путин да котлау открыткасы җибәргән. Юбиляр район башлыгы Рамил Айбатов бүләкләрен, күчтәнәчләрен дә сөенеп кабул итте.
-Әниебез гади генә терлекче, сыер савучы, бозау караучы булса да, район һәм өлкә Советы депутатлары булып торды. Гадел, туры сүзле иде, - ди кызы Люция.
Саҗидә Мөхәммәтрәхим кызы Төмән якларында туып үсеп, шунда хезмәт куйган. Ә тамырлары Татарстаннан, заманында аның әти-әнисе кулаклыкта гаепләнеп, Себергә сөрелгән.
Бүген Саҗидә әби Иске Кадида кияве Халис, кызы Люция тәрбиясендә гомер итә. Кияве белән кызы Себердә кавышып, анда яшәп пенсиягә чыккач, 2017 елда Халис абыйның туган авылына кайтып төпләнгәннәр. 95 яшендә дә аңлы, зиһенле Саҗидә әбине дә үзләре белән алганнар.
-Минем әби бик “боевой”, уңган кеше, өебезнең яме, - диде юбиляр хакында кияве.
Марат Гомәров фотосы һәм видеосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев