Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Чегодайда яшәүче әби бирнәсен музейга биргән

Түбән Чегодай авылында гомер итүче Зәрига апа Мортазина 60 ел элек чиккән бирнә әйберләрен бүгенге көнгә кадәр кадерләп саклаган.

-Әйберләрем тагын да күбрәк иде, бер елны йортыбызда янгын чыгып, күп нәрсәне юк итте, - ди Зәригә апа. – Ә менә боларын алып кала алдык.

Күп еллар элек, ул чакта әле кияүгә чыкмаган кыз үзенә бирнә әзерли. Татар халкында кыз баланы кияүгә бирнә белән озату йоласы булган. Бирнә – кыз баланың байлыгы, кияү кешегә һәм аның туганнарына алып килүче бүләге. Сөлгеләр, алъяпкычлар, ашъяулыклар...  Юкка гына яшь киленнең уңганлыгы аның сандыгындагы кул эшләренә карап бәяләнмәгән. Әле бит ул заманда тукымасы да, төсле җепләре дә булмаган. Аларны кем кайдан таба, шулай юллаган.

Узды, ул заманнар да артта калды, кайчандыр уңганлык символы булган бирнә әйберләре дә хәзер заманча шкафларда саргая.

-Менә бу тукыманы мин 9нчы сыйныфта, Лашманда укыган чакта, Керкәле кибетеннән сатып алган идем, - ди Зәрига апа. – Безне анда бәрәңге җыярга җибәрделәр, мөгаен, башка акчам да булмагандыр, ә шуны алдым бит.

Үзенең һәр кул эше турында Зәрига апа тәфсилләп сөйли ала. Әйберләре арасында күңеленә аеруча  якыннары да бар бугай.

-Менә бу алъяпкычны килен булып төшкәч кидем, - ди 80 нән узган якташыбыз, 60 ел элек үзе теккән, чиккән алъяпкычны кулына алып. 

Заманалар үзгәрә. Бүген бирнә әзерләүче дә юк. Шулай да матур итеп чиккән кулъяулыклар, сөлгеләр Сабантуйларның иң матур бизәге булып тора.

Ә Зәрига апаның бирне әйберләре бүгеннән туган як тарихы музеенда сакланачак. Ул аларны анда бүләк итте.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев