Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Чегодайда яшәүче Хәтимә әби кунакларны 100 яшьлек юбилеена чакырды

Түбән Чегодай авылында гомер итүче Хәтимә Хәсәншинага, мөгаен, беркем дә үз яшен бирмәс. Шушы көннәрдә генә 95 ен тутырган якташыбызга Ходай Тәгалә озын гомер һәм исәнлекне дә кызганмаган.

-Мин сезне 100 яшемә дә көтеп калам, - диде Хәтимә апа, әби дияргә һич тә тел әйләнми, әллә шаяртып, әллә инде чынлап, юбилее белән котларга килгән кунакларга.

Әбинең йортындагы, өендәге чисталыкка, тәртипкә таң калырлык. Ә инде “үзем җыям, юам, буйыйм”, - дигәч, кабат гаҗәпләндек.

-Әни бик уңган кеше иде, безне яшьтән үк эшкә өйрәтеп үстерде, - ди юбиляр.

Әтисе сугышка киткәч,ул чакта 18 яшьлек Хәтимәнең  әнисе биш бала белән кала. Лашман урта мәктәбен гел бишле билгеләренә генә тәмамлаган кыз гомере буе Чирмешәнгә йөреп эшли, төрле оешмаларда, шул исәптән район үзәк больницасында да,  бухгалтер вазифаларын башкара. Сүз уңаеннан, аның, чирләп, больницага барганы юк икән.

Хәтимә апаның авылда якын туганнары калмаган, бертуган сеңелләре-энеләре инде - гүр ияләре. Уфада яшәүче энесе Камилның кызлары апаларын онытмыйлар,  гел шалтыратып торалар, кунакка кайталар.

Хәтимә апа тынгысыз, ачык күңелле кеше, гел елмаеп тора, шаяртырга да ярата. Атнасына бер-ике тапкыр Чирмешәнне дә әйләнеп кайта икән, хәзер инде күбрәк такси чакыртып бара. Китап, газета укый, телевизор карый.

-Район үзәк больницасы коллективына рәхмәт, ел саен мине район газетасына яздыралар, әле киләсе елга да заказ биреп куйдык дип, хәбәр бирделәр, - ди әңгәмәдәшебез. - Кинофильмнар бик карамыйм, ә менә “Телепутешествия” программасын яратам.

Хәтимә апа, форсаттан файдаланып, якын күршесе Гөлсинә Галимовага да рәхмәтен җиткерде, “Ул минем хәлемне белеп тора, су алып керә, мунчадан да калдырмый”, - диде.

Юбилярны туган көне белән котларга район хакимияте, авыл җирлеге Советы, социаль яклау бүлеге вәкилләре дә килгән иде, аңа Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев