Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Татарстан телевидениесе журналисты, танылган якташыбыз хөрмәтенә кичә оештырылды

Исән булса, аңа бу көннәрдә 65 яшь тулыр иде. Кызганыч, якташыбыз, күренекле тележурналист Фаил Мөхәммәтов 18 ел элек арабыздан китте.

Ул гел кызу йөрде, кызу эшләде, кызу сөйләде. Бүген бу һәм башка сыйфатларын еш искә төшерделәр Фаил Талип улының. Татарстан Журналистлар берлеге, Татарстан дәүләт телерадиокопаниясе, “Чирмешән якташлыгы” җәмгыяте аның хөрмәтенә оештырган искә алу кичәсендә аның хакында телефильм да карадык.

Утыз Имәндә  туган, күп еллар Казанда яшәгән, телевидениедә эшләп танылган абруйлы  журналистны,  редакторны мактарга, зурларга нигез бар.

Тәүфыйкъ Сәгыйтов, “Татарстан” дәүләт телерадиотапшырулар компаниясенең элеккеге рәисе:

- Аның белән эшләгән вакыт болганчык, үзгәртеп кору еллары иде. Алай да алар бик сыйфатлы сюжетлар төшерделәр. Фаил җитәкчелегендәге иртәнге “Чулпан” тапшыруын тамашачылар аеруча яратып карады. Әле, бездән күреп, Башкортостанда да шундыйрак тапшыру булдырдылар.

Фаил Талип  улы бик җаваплы, эшкә чын күңелдән бирелгән журналист булды. Аның турында китап та язылсын иде.

Васил Гарифуллин, Казан дәүләт федераль университетының кафедра мөдире, профессор:

- Фаил университетта миннән алдарак укыды. Алай да сәхнәләрдә еш күрештек, ул үзешчән сәнгатьтә актив катнашты: биеде, хорда да җырлады. Бергә гастрольләргә чыктык, командировкаларга бардык. Ул теләсә кем белән уртак тел таба белде, сөйләргә иренмәде. Телевидениегә эшкә баргач, анда әле башка танышларым юк иде, мине нәкъ Фаил каршы алды.

Илдар Кыямов, телевидение журналисты, тарихчы, нәфис сүз остасы:

- Инде мәрхүм якташым, авылдашым, мәшһүр баянчы Рифкать Гомәров турында китабым чыккач, ул бу хакта әңгәмә үткәрергә тәкъдим итте. Әңгәмә гамәлгә ашты, шул вакытта Фаил абыйның мәгънәле, төпле сораулар биргәне истә. Кызганыч, әлеге хезмәтне телевидение фондында таба алмадым. Якташым Фаил Талип улы белән мин дә чиксез горурланам.

Вазыйх Фәтыйхов, шагыйрь, журналистика ветераны:

- Без Фаил белән бер группада укыдык. Бик актив, максатчан, тырыш иде, гел алда булырга омтылды. Имтиханнарга иң беренче ул керде, һич иренмичә, туган көннәр, бәйрәмнәр оештырды. Үзара аралашып яшәдек. Фаил, хатыны Фәридә дә ачык йөзле, кунакчыл булдылар.

Рушания Сәүбанова, “Чирмешәнлеләр якташлыгы” җәмгыяте рәисе:

-Миңа республиканың төрле районнарында эшләргә, Фаил Талип улының иҗат группасын каршыларга, озатып йөрергә дә туры килде. Алар аннан-моннан гына эшләргә күнекмәгән, тапшыру геройларының үзләре янына барып, кызыклы, тере сюжетлар төшерәләр иде. Якташыбызга киңәш сорап та мөрәҗәгать иткәләдем.

Татарстан Журналистлар берлеге башкарма директоры, бүгенге кичәне алып баручы Ралия Фәтхетдинова да Фаил Мөхәммәтовны яхшы белә. Бу яңалык булды – Ралия ханым якташ икән, Утыз Имәндә туган, башлангыч сыйныфларда Фаил Мөхәммәтов белән бергә укыганнар. Аннары аларның гаиләсе башка районга күчеп киткән. Ул да истәлекләрен җиткерде.

“Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү барышында Фаил Талип улы белән бергә эшләгән, ул чорда Татарстан телевидениесенең “йөзек кашлары”: журналист, сценарий авторы Индус Сирматов, диктор Наилә Яхина, телеоператор Юрий Гвоздь, журналист Флера Абдуллина, режиссер дания Гаязова һәм башкалар да Фаил Мөхәммәтов белән бәйле вакыйгаларга тукталдылар, бик күп башка хезмәткәрләрне дә искә алдылар.

Шуны да әйтик, Фаил Мөхәммәтов туган районыбыз белән гел элемтәдә булды, бик күп кабатланмас, үзенчәлекле тапшырулар эшләде, аларны тарихта калдырды.

- Абый минем өчен гел үрнәк  булды, - диде Татарстан радиосы журналисты Фәнис Мөхәммәтов. – Без ишле гаиләдә, хезмәткә өйрәнеп үстек. Кызык өчен, яшь вакытта стена газетасы да чыгардык. Иҗат эшенә кереп китүемә дә абый сәбәпче. Бүгенге чараны оештыручыларга, кунакларга бик зур рәхмәт. Фәниснең тормыш иптәше Фирдәүс бүгенге чараны җыр башкарып бизәде.

Тыныч йокла, Фәнил Талипович, ошбу чара, әйтелгән сүзләр синең рухыңа дога булып барсын!

Кичәдә катнашучылар чирмешәнлеләр горурланучы – зур шәхес – Фаил Талип улы Мөхәммәтов хөрмәтенә, аның туган авылы Утыз Имән мәктәбендә истәлек тактасы куярга, бүгенгедәй чара үткәрергә дә тәкъдим иттеләр.  

ФОТОРЕПОРТАЖ

 Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев