Әмир авылыннан Талиповлар 60 ел бергә яшиләр
1963 нче елны Әмир авылында берничә туй була. Шул ук елның май аенда Рөстәм Талипов та Лашман кызы Миңсылу белән гаилә кора. Яшьләр 30 майда никах укыталар, 1 июньдә авыл Советына барып язылышалар, ә икенче көнне яшь килен басуга чөгендер эшләргә чыгып китә.
Терлекче дә, артист та
– Әле килеп тә җитмәдем, миңа 60 сутый чөгендер алыны бүлеп калдыралар. Яңа авылда тормыш шулай башланып китте, – ди Миңсылу апа.
Әмирдә Талиповлар гаиләсе – үрнәк гаилә. Икесе дә гомер буе колхозда хезмәт куйганнар, күп санлы грамоталар белән бүләкләнгәннәр, авылдашлар аларны хөрмәт итә. Тәртипле балалар үстерделәр.
Аларның бриллиант туйлары турында очраклы рәвештә ишеттем. Бу гаилә хакында башкаларга да белгертәсем килде. Миңсылу апага шалтыраткач, тиз генә ризалашмады. Алар шундый: сабыр, тыйнак кешеләр. Күндердем һәм шунда ук, кире уйламасыннар дип, Әмиргә юл тоттым.
Авылдашларымның йорт тирәләре һәрвакыттагыча ялт иткән, бөтен җирдә тәртип. Уңган кешеләр шул.
Рөстәм абый өйдә туры килде, Миңсылу апа күршедә генә яшәүче улы Әнәс янына кергән икән. Ул чыкканчы гаилә башлыгы белән әңгәмә кордык. Өлкәнрәкләр Рөстәм абыйны шаян, сүзгә оста, җырчы һәм артист буларак та яхшы беләләр. Ул гомере буе авылда яшәп, фермада эшләгән.
– Яшь чакта, ул 1950 нче еллар булгандыр, без авыл клубына җыелышып спектакльләр куя идек. Мин төрле рольләр башкардым. Гастрольләргә райондагы күрше авылларга бардык, бер татар авылы калмады. безнең чыгышларны Күтәмә белән Кармалка халкы гына күрә алмагандыр. Ник дисәң, алар татарча аңламыйлар, без русча белмибез, – дип искә алды Рөстәм Хәнәфия улы. – Әле өйләнгәч тә, театр куеп йөрдек. Миңсылу каршы килмәде.
...Авылга кунакка килгән яшь кызны – Миңсылуны Рөстәм шунда ук күреп ала, игътибарсыз калдырмый, Әүвәл сүз дәшмәсә дә, соңыннан Лашманга барып аны таба.
Безнең әңгәмәгә өйгә килеп кергән Миңсылу апа да кушылды.
– Ул бит бик күп кызларны озатып йөрде, – дип елмаеп куйды хуҗабикә. – Без җиде ел очраштык. Әүвәл сирәк күрешә идек, Рөстәм айга бер-ике генә килде. Аннан соң гына өйләнештек. Ул: “Шомырт чәчәк атканда өйләнәм”, – дигән иде. Шуңа туры китерде дә. Мин килен булып төшкән елны, аның сеңелесе Саимә дә ике-өч ай алданрак кияүгә чыкты. Каенанага нибары 51 яшь иде, 42 ел бергә гомер иттек. Матур яшәдек, Аллаһыга шөкер. Ул бик уңган, чиста кеше иде, балаларны үстерешергә булышты. Без бит колхоз эшеннән бушамадык. Әмир авылы халкына да рәхмәт: мине беренче көннән үк үз иттеләр, хөрмәтләделәр.
Талиповлар дүрт бала (Асия, Винер, Шәүкәт, Әнәс) тәрбияләп үстерәләр, бүген җиде оныклары, дүрт оныкчыклары бар. Тик, бик кызганыч, уллары Шәүкәт, өч бала әнисе – киленнәре Наилә араларында юк. Язмышларында зур югалтулар кичерергә дә насыйп булган аларга. Моның өчен Ходайдан сабырлык кына сорыйсы кала.
Сарык өстен – 5 минутта
...Үткән гасырның 70–80 нче елларында авылда тормыш кайный. Йорт саен дүрт-биш бала үсә. Авыл фермасында сарыкларның күпмелеген төгәл белмиләр дә.
– 1000 баштан күбрәк булгандыр, чөнки бер төркемдә 350-400 баш исәпләнсә, андый 3-4 төркем була иде, – ди озак еллар сарыклар караган Миңсылу апа. – Икебезгә 150 сум тирәсе эш хакы алдык. Ул заманда күп акча иде.
Аларның көне фермада үтә, алай гына да түгел, төннәрен дә кизү торырга туры килә. Талиповлар эшләренә бик җаваплы карыйлар, шуңа да гел алдынгылар сафында булалар. Икесенә дистәдән күбрәк грамоталары, дипломнары бар, районныкы гына түгел, республикадан кайтканнары да күп. Миңсылу апа “Иң яхшы сарык караучы” исеменә дә лаек булган. Хезмәтендә югары уңышлар һәм җәмәгать эшендә актив катнашкан өчен, Миңсылу Шакирҗан кызы фоторәсемен районның Мактау тактасына да куйганнар. Бу хакта КПСС райкомы бюросының Карары да бар. Ул елларда алган бүләкләре – юрганнары әле хәзер дә саклана.
Ул вакытта терлекчеләр арасында да төрле ярышлар оештырганнар. Миңсылу апа берничә тапкыр сарыклар өстен алу, йон кырку буенча республика бәйгесендә катнашып, призлы урыннар яулаган.
– Бер сарык өстен уртача 7–10 минутта ала идем. Ярышларга баргач бу эшне 5 минутта да башкардым. Иң тиз мин эшләсәм дә, беренче урынны үз районнары кешесенә бирделәр, мин икенче урында булдым, – дип сөйли авылдашым. – Фермада эшләгән вакытта көненә 50–60 сарык өстен кырка идек.
Якташыбыз башкалар белән беррәттән колхоз басуларында чөгендер дә үстергән. Ул чактагы татлы тамыр игү никадәр көч, түземлек таләп итүен безнең районда яшәгән һәркем беләдер. “Иң яхшы чөгендер үстерүче” мактау грамотасы тикмәгә бирелмәгәндер аңа. Балалары да, әти-әниләре кебек, тырыш, уңган булып үсәләр. Алар бу эштә нык ярдәм иткәннәр, 1 нче сыйныфны тәмамлагач, “матик” тотып, чөгендер сирәкли башлаганнар. 2–3 гектар җирне үзеңә генә эшләү бик авыр.
Эшсез тора алмыйлар
Гомер буе эшләп яшәгән кешеләр бүген дә тик тора алмый. Элеккечә күпләп мал асрамасалар да, кош-кортлары, бозаулары да бар, бакчалары зур.
– 60 ел бергә тигез матур гомер итүнең серен чишегез, яшьләргә үз киңәшләрегезне бирегез әле? – дип сорадым ахырдан.
– Бер-береңә юл куеп, иптәшеңнең сүзен тыңлап, киңәшләшеп яшәргә кирәк. Авырлыкларны бергә кичергәндә генә бер-береңнең кадерен аңлыйсың. Безнең дә төрле чаклар булгандыр инде. Тормыш бит ул. Сабыр була белергә кирәк. Бүген барысы да җитеш, – ди Миңсылу апа.
Арабызда сабырлык белән тигез гомер иткән, күпләргә өлге булырдай Рөстәм абый һәм Миңсылу апа Талиповлар кебек парларның булуы сөендерә. Аларга бүгенге көндә бәхетле булу өчен күп кирәкми, бары тик 60 ел элек кабызган гаилә учакларын сүндермичә, балаларының һәм оныкларының күңел җылысын тоеп яшәү дә җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев