Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Сугышта яраланган бабай дары заводында эшләгән

Безнең бабабыз Хәйретдин Кәрим улы Кәримов Яшәүче авылыннан.

Бөек Ватан сугышы башланып, берничә ай үтүгә, ул фронтка китә. Сугышка рядовой була. Мәскәүдән ерак түгел хәрби бәрелешләрдә бабай яралана һәм аны Мәскәү госпиталенә җибәрәләр. Анда дәвалангач, Казандагы дары заводына озаталар. Әле сугыш беткәч тә, Хәйретдин бабай озак вакыт шунда эшли. Соңыннан туган авылына әйләнеп кайта. Матур, эре җиләк-җимеш белән тулы бакча карый, күп итеп умарталар асрый. Ул вакытта бабай авылда һәм якын тирәдәге авыллар арасында бик бай кеше булган, диләр. Әле тагын аны колхоз рәисе итеп сайлап куйганнар. Күп кенә еллар шушы постта хезмәт иткәч, ул ялга китә. 1975 елда 81 яшендә вафат.

Энҗе Латыйпова, Барый Габдрахманов исемендәге Кармыш төп гомумбелем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы.

#МойГеройМояСемья

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев